Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Чын Сабантуй менә шундый була!» ( +фото)

Райондагы Сабантуйлар, авыл бәйрәмнәре «дулкыны»на, елдагыча, Бөрбашта уза торган мөселман балалар сабан туе нокта куйды.

Гадәттәгечә, бер ел  буе әлеге бәйрәмнәрне сагынып көтәрлек булсын дип тырышкан оештыручылар. Бу бәйрәмнең инде үзенең матур тарихы бар. Иң элек Карадуганда, аннан Балтачта уздырылган әлеге чара 2010 елның эссе җәендә Бөрбашка күчә һәм шунда «төпләнеп» кала. Бөрбашта уздыру Җәлил хәзрәт тәкъдиме була.

«Без аны чын Сабантуй итеп уздырырга булдык. Беренчесен уразадан соң ук, 50 градуслы эсседә үткәрдек, – дип искә ала дистә еллап әлеге бәйрәмне  оештыручыларның берсе Гүзәл Бариева. – Иртәдән урамда 30 градус эсселек, үләннәр көеп утыра. Учакта чәйләр кайный, пылаулар пешә, мәш киләбез. Тик бәйрәмгә килүче генә күренми. Җәлил хәзрәт белән тау битендә бер-беребезгә сүз катарга да куркып утырабыз. Икебездә дә бер уй: бу эсседә килергә курыкмаслармы, уйлаган эшләребез барып чыгармы? Килделәр. Мәйдан яулыклы кызлар, түбәтәйле малайлар белән тулды. Әй, уйнап та карадык инде, балаларның активлыгына үзебез дә шаклар каттык. Эссесен эссе иде, әмма уйнадык та, җырладык та, биеп тә алдык, тезелешеп өйлә намазлары укыдык, күңелгә рәхәтлек иңде. Ул чактагы мөфти Госман хәзрәт Исхакый да 50 градуслы эсседә Сабантуй уздырдыгызмыни дип шаккаткан иде. Иң куандырганы: изге ният белән башланган бу гамәлебез дәвамлы булды».

Һәр Сабантуй, әнә шулай, катнашучылар, оештыручылар күңелендә үзгә, матур хатирәләр калдыра килә. Ул еллардан бирле мәйданга килүчеләр арта, Ульяннан, Мәскәүдән, Башкортстаннан киләләр, бер елны исә Кытай татары да катнаша. Бу бәй-рәм Рәсәйкүләм чарага әйләнеп, Татарстан Президентына күрсәтерлек дәрәҗәгә күтәрелә. Район хакимияте, иганәчеләр, Бөбаш халкы ярдәме белән ул елдан-ел баерак, матуррак була бара.

Быелгы бәйрәм дә колачлылыгы ягыннан элеккеләреннән һич тә калышмады. Үткән ел пандемия сәбәпле үткәрелми калгангамы, тагын да сагынып, көтеп алынган бәйрәм булды ул. Быелгы бәйрәмнең бер үзгәлеге – ул «Чиста булачак» республика хәрәкәте проекты нигезендә республика күләмендәге экологик чара белән бергә үткәрелде. Бу уңайдан күптөрле һәм төрле форматтагы интерактив мәйданчыклар эшләде, уеннар һәм конкурслар үткәрелде. Мастер-класста катнашучылар калдыкларны аерым җыю, азык-төлек продуктларына экологик экспертиза ясау, экойорт төзелеше, кешенең экологик эзен исәпләү, экотуризм темалары һәм күргәзмә материаллар белән таныштылар.

–Бу бәйрәмдә икенче тапкыр катнаштым. Башка Сабантуйлардан нык аерыла  ул. Бер яктан карасаң, шул ук бәйге-бәйрәм: берсеннән-берсе кызыклы ярышлар, көрәш тә шул ук, аттракционнар, кибетләр дә... Әмма биредә бөтенләй башка атмосфера. Килгән һәр кеше көтеп алынган кунак кебек. Беркем игътибарсыз калмый. Бөтен кеше бер-берсе белән ягымлы итеп эндәшә, исәнләшә, гаҗәп инде менә, – ди Балтачтан Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллина.

Бәйрәмдә катнашкан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да үзенең инстаграм сәхифәсенә бик җылы фикерләр язган: «Бүген, зөлхиҗҗә аеның унбишенче көнендә, Бөрбаш авылында Рәсәйкүләм мөселман балалар Сабаентуе узды. Ул Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән оештырылды. Сабантуй мәйданында чит төбәкләрдән дә килгән милләттәшләр җыелды: Ульян, Самара, Оренбург, Киров өлкәсе, Мари Иле, Башкортстан, Чувашиядән.  Сабан туена килүчеләрнең һәм кайткан кунакларның һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булды... Сабантуйда милли уеннар һәм ярышлар намаз, Коръән уку, мөнәҗәтләр башкару белән үрелеп барды. Мәйданда барлыгы 27 төрле ярыш узды. Ә Сабантуйның милли күрке булган көрәш ярышларында төп бүләк – скутер һәм акчалата бүләкләр уйнатылды. Милли көрәш тагын бабайлар һәм имамнар арасында да узды. Алар тәкә өчен көч сынашты. Чын татарча Сабантуй менә шундый була инде!»

Көрәш батырлары:

36 кг.

1.Ислам Йосыпов (Балтач)

2.Йосыф Ибраһимов (Кукмара)

3.Камил Абдрафиев (Лаеш)

4.Кәрим Гарифуллин (Балтач)

50 кг.

1.Ильяс Йосыпов (Балтач, Чепья) – төп бүләк – скутер иясе

2.Илфар Габдрахманов (Саба)

3.Гайнур Фәйзрахманов (Арча)

4.Ислам Бурашов (Балтач)

65 кг.

1.Инсаф Гыйльметдинов (Кукмара)

2.Адел Фазылҗанов (Балтач)

3.Рәнис Зарипов (Балтач)

4.Аяз Мөхәммәтҗанов (Кукмара)

75 кг.

1.Илсаф Кәримуллин (Кукмара)

2.Айназ Кадыйров (Тәтеш)

3.Булат Сөләйманов

4.Илназ Шәмсиев (Актаныш)

75кг.нан югары

1.Илгизәр Галимуллин (Балтач)

2.Рөстәм Сираҗиев (Балтач)

3.Рузәл Тимергалиев (Кукмара)

4.Инсаф Фәхретди-нов (Чаллы)

Өлкәннәр көрәше

1.Яхъя Каюмов (Балтач)

2.Наил Сафин (Чаллы)

3.Кашаф Хәсәнов (Мәскәү)

4.Ренат Шәфигуллин (Балтач)

Хәзрәтләр көрәше

1.Илназ Ибраһимов (Кукмара)

2.Рәфкать Җаббаров (Кукмара)

3.Камил Ибраһимов (Кукмара)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев