Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чын уылдыкны ялганнан ничек аерырга?

Моның бер кыенлыгы да юк икән.

Русиядә Яңа ел табынына кызыл уылдык кую - элек-электән килгән гадәт. Гадәте иске булса да, уылдыгы күп очракта чын түгел шул. Кибет киштәләрендә еш кына фальсификат булучан.

Ә чынын ялганнан ничек аерырга? Белгечләр әйтүенчә, моның бер генә авырлыгы да юк. Бары тик берничә уылдыкны кайнар суга салып карарга кирәк. Әгәр дә деликатес яхшы булса, алар төпкә төшә. Ялган булса, суда эри яисә су саргылт төскә керә.

Балыкчылар берлеге башкарма директоры Сергей Гудков “АиФ” гәзитенә белдерүенчә, фальсификатның барысы да зыянлы дигән сүз түгел. Әйтик, кайбер очракта алар диңгез үсемлекләреннән яисә балык шулпасыннан ясала. Гудков белдерүенчә, мондый продуктны ашарга ярый.

Экспертлар шулай ук уылдыкны эшкәртеп чыгару датасына игътибар итәргә – май аеннан октябрь аена кадәр җитештерелгәнен сайларга киңәш итә. Нәкъ менә шул чор аны җыю сезоны булып санала. Әгәр банкада ноябрьдән апрельгә кадәр вакыт күрсәтелгән икән, димәк, ул – туңдырылган уылдык яисә анда консервантлар бик күп.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр икра