Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чәйнектән юшкынны ничек бетерергә?

Кул астындагы әйберләр ярдәмендә чәйнектәге юшкынны бетерү ысулларын тәкъдим итәбез.

Уксус ярдәмендә

Уксус юшкынны әйбәт бетерә. Моның өчен бер литр суга ¾ стакан 9% уксус кирәк булачак. Суны кайнатабыз һәм берничә сәгатькә суынганчыга кадәр калдырабыз. Суынгач, суын түгәбез һәм чәйнекне яхшылап юабыз. Әгәр юшкын үзе төшеп бетмәсә, аны йомшак губка белән юып төшерегез.

Чәй содасы белән

Әгәр сезнең чәйнеккә юшкын әле күптән түгел утырган булса, аны чәй содасы ярдәмендә бетерергә була. Моның өчен бер литр суга бер аш кашыгы чәй содасы алырга кирәк. Чәйнектә содалы су кайнатыгыз. Суынганын көтегез һәм йомшак губка белән юып төшерегез.

Лимон кислотасы белән

Лимон кислотасы белән юшкынны бетерү иң җиңел ысуллардан санала. Моның өчен дүрт аш кашыгы лимон кислотасын бер литр суга салабыз. Әгәр лимон кислотасы юк икән, ярты лимон кулланырга була. Лимон кислотасы белән су кайнаткач, суынганын көтегез. Аннан юып төшерегез. Чәйнекне чайкаткач, чиста су белән янәдән айнатып түгәргә кирәк.

Бәрәңге кабыгы белән

Чәйнекне бәрәңге кабыгы белән дә чистартырга була. Моның өчен чиста итеп юылган бәрәңге кабыгын чәйнеккә салабыз. Өстенә су салып, кайнатабыз. Суынгач, яхшылап юабыз.

Тозлы кыяр суы белән

Тозлы кыяр суында органик кислоталар бар. Әлеге кислота юшкынны бетерүдә ярдәм итә ала. Моның өчен иләк аша тозлы кыяр суын чәйнеккә салыгыз. Кайнатыгыз. Суынгач, йомшак губка белән юшкынны юып төшерегез.

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лайфхак