Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чыршыга нинди уенчыклар эләргә ярамый?

Яңа ел бәхет китерсен дисәгез, моны белегез.

Яңа ел бәхет китерсен дисәгез, моны белегез.

Елның төп бәйрәменә аз вакыт калып бара. Тиздән чыршы бизибез! Ә аны дөрес бизи беләсезме? Яңа елда бәхет теләсәсгез, кайбер уенчыкларны чыршыга элмәү хәерле икән.

Тонык төсле уенчыклар бик матур булырга мөмкин. Ләкин аларны элмәгез. Алар негатив китерә. Ә менә ялтыр-йолтыр килеп торган, көзгедәй тирә-якны чагылдырган уенчыклар барлык негативны “йота”. Ялтырап торган пыяла уенчыклар өйне яхшы, чиста энергия белән тулыландыра, бәйрәм төсе бирә. Уенчыклар караңгы төстә дә булмасын. Чыршы чагу, якты төсле шарлар, уенчыклар белән бизәгез.

Һәркемнең бәләкәй чагыннан яраткан, бик күп еллар чыршыга эленеп килгән уенчыгы бардыр. Бик яхшы. Ләкин ул яхшы сакландымы?

Әгәр яраткан уенчыгыгыз чатнаган, таушлган, бераз ватыла-кителә башлаган икән, аны ике дә уйламый ташлагыз. Мондый кенчыкны Яңа ел чыршысына элү хәерлегә түгел.

Чыршыны бизәгәндә нинди ел киләсен дә онытмагыз. Төсләр ел хуҗасына ошамый торган булмасын. 2022 ел — Кара Су Юлбарысы елы. Аның яраткан төсләре — зәңгәр, зәңгәрсу. Аларга өстенлек бирегез, дип яза Кызыл таң.

Хәерле ел килсен!

Фото: pixabay.com/ru

Автор:Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел чыршысы чыршы бизәү