Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чи килеш файдалырак!

Билгеле табиб бу яшелчәнең яман шешкә каршы файдасы булуын билгели.

Табиб һәм телевидение тапшырулары алып баручысы Александр Мясников онкология үсеше куркынычын киметә алган яшелчә турында сөйләде.

Белгеч әйтүенчә, кызыл чөгендернең шундый көче бар. Андагы бетаин ярдәмендә бу яшелчә организмдагы тимер дәрәҗәсен күтәрә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта һәм артык гәүдә авырлыгын киметергә ярдәм итә. «Клиник тикшеренүләр күрсәткәнчә, бетаин физик көчнең артуына, мускул массасының үсүенә һәм май запасларының кимүенә ярдәм итә. Шулай ук бетаин нигезендә физик форманы яхшырту өчен дарулар җитештерәләр», — дип белдерде табиб.

Табиб, чөгендерне салатка яисә башка салкын кабымлыкларга кушып, чи килеш кулланырга кирәклеген билгели. Эш шунда ки, яшелчәне пешергәндә яисә кыздырганда ул файдалы сыйфатларын югалтырга мөмкин.

«Файдалы сыйфатлары күп булуына карамастан, бөер ташларыннан яисә оксалатлар барлыкка килү белән бәйле башка авырулардан интегүче кешеләргә чөгендер куллану киңәш ителми. Бу очракта чөгендер һәм оксалат күп булган башка яшелчәләрне куллануны чикләргә кирәк», — дип кисәтә ул.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев