Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Цифрлы паспорт кәгазьдәгесен бетермиме?

Россия Президенты Владимир Путин цифрлы паспорт турында указны имзалады. Шәхесне раслау хәзер тагын да җиңеләя: интернет һәм телефоның гына булсын!

Дәүләт башлыгы указында язылганча, Россиядә яшәүчеләр мобиль кушымта (бу очракта «Госуслуги») кулланып, таләп ителгән җирдә үзенең шәхесен раслата ала. Әмма әлеге «таләп ителгән» урыннарны ил Хөкүмәте үзе билгели. Владимир Путин өч ай эчендә мобиль кушымта аша күрсәтелергә мөмкин булган мәгълүматлар тупланган документлар исемлеген билгеләргә кушты. Аны куллану һәм реестрны алып бару тәртибен шулай ук Министрлар Кабинеты расларга тиеш. Шуңа күрә электрон паспортны ничек кулланасы әлегә билгеле түгел. Гади итеп әйткәндә, цифрлы паспорт үз эченә паспортны гына түгел, башка төр документларны (әйтик, машина йөртү таныклыгы) да алачак.

Россиянең Цифрлаштыру министрлыгы искәрткәнчә, электрон паспорт кәгазь документны алмаштырмаячак. Теләге булган кешеләр гадәтләнгән кәгазь паспорт белән йөри алачак. Электрон паспортны рәсмиләштерү ирекле.

Министрлык мондый паспортның якынча ничек эшләвен дә аңлаткан иде. Барысы да бик гади: телефонга паспортның фотосурәтләрен кертә, соңрак QR-код чыкканын көтәсе. Шушы кодны паспорт урынына кулланырга мөмкин дә инде.

Шунысы да бар: кайбер белгечләр, цифрлы паспортларның гамәлгә керүе базадан шәхси мәгълүматны урлау очраклары артуга китерергә мөмкин, ди.

Сүз уңаеннан, электрон паспорт төшенчәсе яңалык түгел. Казахстанда, мәсәлән, шәхесне раслаучы махсус чип-таныклык 2008 елда ук кертелгән иде. Эстониядә ID-карта дигән электрон документ гамәлдә. Германиядә дә шундый ук ID-карта бирәләр.

Сан

2020 елда Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләре электрон паспорт турында сораштыру үткәргән иде. Сораштыруда катнашучыларның 9 проценты, аның уңай яклары турында сөйләгәндә, паспортны урлап яисә югалтып булмый, дип белдергән. 6 проценты исә, кәгазь паспорт кебек, үзең белән йөртергә кирәк түгел, дигән. 4 проценты, андый паспорт пычранмый, ертылмый, дип әйткән. Шулай ук илдә яшәүчеләрнең һәр дүртенчесе, андый паспортның бернинди дә өстенлеге юк, дигән фикердә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт цифровизация җәмгыяте