Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чираттагы сынау

Иртәгесе көн ничек булыр?..

Ишек тутырып килеп кергән кешене ару гына вакыт танымый торды Рәфизә. Дөресен әйткәндә, таныйсы да килми торды. Ул танымаганнан гына ишек төбе бушамый шул. Чакырылмаган кунак һаман күзләрен елтыратып аңа карап тора бирде.

Кеше көтми иде ул! Бигрәк тә бүген. Иртәгә мәктәпкә тикшерү киләчәк. Башында бары шул гына. Шуның белән бар дөньясы тулган, шул уй белән генә яшәп яткан чагы. Хәтта, бу коронавирус аркасында килеп чыккан авырлыклар да, бөтенләй үк онытылмаса да, икенче планга күчкән иде.

Өен дә җыештырып өлгермәде ичмасам! Бар эш тә бер үзенә торып калды шул, ире тагын дәваханәгә ятарга мәҗбүр булды. Ишек төбендә сыер-сарыклар өчен кичке азык чиләк-чиләк тезелгән. Өстәл тулы китап, портрет, картина, плакат, кәгазь-картон кисәкләре. Анда гына сыймаганнары урындык, диван тутырып чәчелеп яталар. Педсовет та соң тәмамланды шул. Җитмәсә, кеше азагыннан да калырга туры килде Рәфизә Камаловнага. Әле менә кайтып кына кергән, киемнәрен алыштырып, абзарга чыгарга әзерләнеп кенә беткән иде. Аннан соң, кемдер керер дип уйлау да юк бит хәзер – керешмәскә, йөрешмәскә өйрәнеп, аралашмый яшәргә ризалашып яткан көннәре.

Кунак, бераз көтеп торды да, ярты битен каплап торган медицина битлеген иягенә шудырып төшереп:

– Ярай, танымаһаң таныма, тик сәй булһа ла эсер, һыуһаным, – дип чишенә башлады.

Рәфизә башта «лып» итеп урындыкка утырды. Аннан сикереп торып, «абзар киемендә» икәнен дә онытып, кунакны кочаклап алды.

– Рәффисә-ә-ә-ә?! «Почти адаш»! Тәүбә! Синме бу?! – Бу икәү кочаклашкан килеш бер урында шау-гөр килеп әйләнделәр. – «Кабартмам» минем! Каян килеп чыктың! Их! Нигә бүген килдең! Иртәрәк яки соңрак килсәң булмый идемени! Ай! Нәрсә сөйлим! Күрешмәгәнгә йөз ел бит! Шушы интернет заманында да югалтышып ят инде! Дөнья баса дигәннәре шушыдыр. Ничек таптың! Синнән җир читенә дә качып булмый икән! Ай, тагын нәрсә сөйлим инде! Уф, чынлап синме бу?! Төш кенә түгелме! Әй, күп сөйлим, юлдан килгән кешене ишек төбендә тотам! Чишен, әйдә!

– Йөҙ генә лә түгел, ике йөҙ йыл барҙыр инде. – Кунак ашыкмыйча гына тунын, итекләрен салды. Аның да шатлыгы йөзенә чыккан иде. – «Кипкән Балыҡ», матурым, мин һине баҙарда осратһам да таныр инем, ә һин, ҡыланып, мине танымыған булып тораһыңсы! Үпкәләрмен дә әле.

– Икебезгә бер яр сөйгәндә үпкәләшмәгәнне, хәзер үпкәләшү юк инде! Битең бөтенләй күренми – битлек тә ике күз – таныр җиреңнән танымассың. Ә болай, син бөтенләй үзгәрмәгәнсең, шул килешсең! Әйдә, үт! Үз өеңдәге кебек бул, дускаем! – Рәфизә, шул арада халатын алыштырып, алъяпкычын киеп алды да кухняга йөгерде. – Ххәзер чәй куеп җибәрәм!

Хуҗабикә суыткыч, шкафларыннан, кунак – арыш капчыгы хәтле пакетыннан тегесен-монсын тезә торгач, өстәл бәйрәм табынына охшап китте. Сызгырып чәй дә кайнап чыкты. Студент елларындагыча, урындыкларын янәшә куеп, өстәлнең бер башына кысырыкланып, бер-берсенә сыенышып утырдылар. Болай итүләре үзләренә дә кызык булды. Башларын башка терәп, яшь чакларындагыча, рәхәтләнеп көлеп алдылар.

– Студент чакта булсын иде мондый табын, әйеме, Рәфисә!

– Ярай икмәк менән картуф булды инде.

– «Писүк» белән маргаринны да онытма! Шөкер, ачлы-туклы булсак та, икебезгә бер итәкне алмаш-тилмәш киеп йөрсәк тә, бирешмәдек бит!

 

Паромнан төшеп, Агыйдел ярына аяк басуга, алма исенә чумган Бөре шәһәре Рәфизәне дә, башка абитуриентлар белән беррәттән, үз кочагына алды. Авыр юл сумкалары, чемодан, фырт «дипломат»лар тоткан, аркаларына рюкзак аскан, кулларына ридикюль ише нәрсә элгән бер төркем яшь җилкенчәк тукталышка якынлашып килгән автобуска ябырылды. Әлбәттә, сыеп бетә алмадылар. Бөре шәһәренең үз халкы да бар бит әле. Алар да автобуста йөри. Кем – бакчасына, кем – бакчадан, кайсы базарга, кайсы өенә ашыга. Икенче автобус килгәнен көтеп торырга түземлекләре җитмәгәннәр, шул исәптән Рәфизә дә, Бөренең эре таш җәелгән текә урамыннан ах-ух килеп өскә үрмәләделәр.

Шул ук вакытта шәһәрнең икенче башындагы автовокзалда Уфа автобусыннан төшеп, шулай ук маршрут автобусына сыймый калган Рәфисә дә, авыр сумкаларын чак күтәреп, җәяү атлады.

Бер үк вакытта бер үк капка төбендә тукталдылар кызлар. Шәһәрнең, авылдан берни белән дә аерылмаган, бер катлы йортлардан гына торган урамындагы тәрәзәләре җиргә сеңеп барган агач өйнең адресы иде икесендә дә. Бер-берсенә карап елмаеп куйдылар да, башта берсе, аннан икенчесе, бер-берсенә юл бирешеп торгач, кинодагы көлкеле геройлар кебек, икесе берьюлы кысылыша-кысылыша капкадан кереп киттеләр. Иң кызыгы – өйгә кергәндә дә шул хәл кабатланды. Бу юлы бер-берсенә карап, тыела алмый, тавышсыз гына көлә башладылар. Озак хихылдашып торырга ирек булмады, урыс әбисенең усал тавышы тиз туктатты:

– О! Явились – не запылились! Пончик да Вобла сушеная. Нет! Нет! Уходите, татарочек не пускаю! Уходите! От вас ни сала, ни самогона! Вон! – Әби, иренмичә, тирги-тирги, баганалары як-якка авышып беткән капкасына хәтле «озата чыкты».

Көлү кайгысы бетте. Көннәр әлегә озын гына, фатир эзләргә вакыт бар барлыкка, тик икесе дә нык арыганнар иде. Сумка-чемоданнары өстенә утырдылар. Бераз хәл алмый булмый. Икесе дә кесәләреннән алма чыгарып  ашый башлады.

– Танышыйк, булмаса. Мин Асылбаева Рәфизә,  Илеш районыннан.

Аннан ясалма җитдилек белән өстәп куйды:

– «Вобла». Физика-математика факультетына керү исәбе белән «кибеп» яткан көн.

– Рәфизә? Ә мин Рәфисә, – диде икенчесе «с» авазына басым ясап. – Ишембай районы. Шулай ук физматка керергә иҫәп. Кара күзләрен шаян елтыратып бераз елмаеп утыргач, – мин дә «Асылбаева», – диде.

– Бәй! Чынлапмы?! Почти адаш икәнбез ич! Ярый хет кушаматың «Вобла» түгел инде!

Көлешеп алыр өчен тагын бер сәбәп табылды.

– Мә, минем алманы да ашап кара, Рәфисә.

– Һин дә минекен тәмлә, Рәфизә.

Алмалар икесенеке дә тәмле иде…

Бу ят шәһәрдә алар икәү иде хәзер…

…Фатир тапканчы, көн кичкә дә авышты. Игълан буенча, шәһәрнең иң озын «Интернационал» урамындагы йортны эзләп тапканда, аруның аргы ягына чыкканнар иде инде. Кире борсалар, бер адым ясарлык та хәлләре юк, менә шушы яшел капка төбенә авып йоклап китәчәкләр!

Бәхетләренә каршы, фатир хуҗасы Галина Николаевна ачык йөз белән каршы алды.

– Ой, люблю татарочек! – диде ул, кем икәнлекләрен дә сорап тормастан. – Каждый год пускаю их. Но одна только кроватка свободная осталась у меня. И то односпальная…

– Я – башкирка, – дип Рәфисә сумка бавына үрелде. Аның кәефе төшкәне сизелә иде.

– Ашыкма, татар сыйган җиргә башкорт сыймыймыни, – дип, җиңеннән тарттып туктатты аны Рәфизә. – Капкага да, ишеккә дә сыйдык ич әле!

Әби дә, аның ни әйткәнен аңлагандай, елмаеп:

– Ой, велика беда! Какая разница. Просто у нас поблизости одни татары и мариийцы живут, поэтому и так говорю. Ну, мусульманочки, смотрите сами, одной можно пока на пол постелить, потом раскладушку найдем, или на кроватке вдвоем поместитесь? – дип, икесенә дә калырга рөхсәт икәненә ишарәләде.

Аңлаганга ишарә дә җитә, аңламаганга гына биш әйтәсе, кызлар сөенешә-сөенешә сумка-мазарларын урнаштыра башладылар.

Сыйдылар, нишләп сыймый ди, асыл түшәкләрдә иркәләнеп үскән аксөяк затлар түгел әле.

Менә шулай башланды аларның биш ел буена икесен бер кешедәй бәйләп, гомер буе күңелләрен җылытып яшәтерлек дуслыклары.

 

– Я, сөйлә, ничек таптың? Ничек килергә уйладың? Рульдә үзең әллә? Ай афәрин! Авылыгыздан ук шулай килдеңме? Бәхетең, син киләсен «белгәннәр», юлларны ачтылар! Башка вакыт, кыш көне безнең капка төбенә кадәр түгел, авылга керүең дә икеле.

– Килеп сыҡтым әле бына… Өфөлә бит мин хәҙер. Мин һине Илештән эҙләгән булам, һин Борайға «касҡанһың» икән.

Бер-берсенең җылысын тансыклаган ахирәтләр, яшь чактагы хәтирәләре күңелләрен кузгатып җибәрүдән әсәрләнеп, чәйләп алганнан соң да шул сыенышкан хәлдә утыра бирделәр. Рәхәт, бик рәхәт иде бу икәүгә. Искә алыр чаклары да күп, бик күп иде аларның.

– Исеңдәме, Галина Николаевна алма пирогы белән сыйлый иде безне?

– И, ул пирогтың тәмдәре, әле лә тел осонда.

– Беренче курста геометрияне «иярләгән» идек, әйеме?

– Өфөгә ярышҡа барған саҡтарҙы хәтерләйһеңме?

– Ә бишенче курстагы 9 Май эстафетасын?

– Уны онота буламы һуң!

– И бутыйлар иде безне! Берекмәгәнсездер бит, ичмасам икегез ике җиргә утырыгыз әле, диләр иде…

– Ярай инде, оҡшашҡан булһаҡ! «Пышка да Сушка!»

– Профессор нәрсә диде әле? Бу кадәр бер-берсенә охшаган капма-каршылык күргән юк иде, дидеме?

– Группалағы кыҙҙар ҙа: «Икегеҙ бер кешегә кейәүгә сығарһығыҙ һеҙ, шунһыҙ булмаҫ», – тиҙәр ине.

– Юраганнары юш килә язды бит… Ярый, вакытында хисләребезне йөгәнләп кала алдык. Бер җилкуар аркасында гомерлек көндәш булып калуың да бар! Тәүбә! Аллаһ сакласын!

– Баштарҙы юғалта яҙғайныҡ, ике йүләр. Дуҫлыҡҡа бер һынау булған инде ул.

– Сынауның да ниндие! Яшь кенә булсак та, җаен тапканбыз бит! Икебез берьюлы хыялый мөхәббәттән баш тарттык.

– Һуңынан өс көн баш күтәрә алмай ятһаҡ яттыҡ, «иҫән ҡалдыҡ» бит!

Хәтер капчыклары тулган икән, чишелде, түгелде хәтирәләр. Ничек әлегә кадәр очрашмый түзгәннәр! Искә алган һәр вакыйга аларны яшьлек елларына алып кайтты. Бер мизгелгә бар дөнья мәшәкате, тормыш ваклыклары, борчулар онытылып торды. Әйе, икесе ике төрле холыклы бу ике кешедә, әллә фамилияләре бер булганга алданып, һәрвакыт охшашлык күрәләр иде. Анысы да юк түгел, әлбәттә. Ләкин, профессор хаклы, һәр охшашлыклары бераз булса да капма-каршылыклы иде.

Икесе дә укуга җитди карады, бигрәк тә башкалар чишә алмаган катлаулы мәсьәләләрне, биремнәрне чишәргә яраталар иде. Шуларны Рәфисә дәшми генә, ашыкмыйча башкара, ә Рәфизәгә тиз-тиз генә, үзалдына сөйләнә-сөйләнә эшләү уңайлырак. Әмма шул мәсьәләнең чишелешен аңлатырга кушсалар, икесе дә кыен хәлгә кала – русчалары бик чамалы. Группадашлары алдында берничә тапкыр көлкегә калдылар шуның аркасында. Ярый әле моңа Нина Петровна чик куйды.

Геометриянең «Стереометрия» дигән бүлеге буенча практик дәрес иде. Тактага чыгып эшләргә атлыгып торучылар юк, биремнәр бик җиңелләрдән түгел. Укытучы мондый чакта нишли, әлбәттә, беренче торган фамилияне атый.

«Асылбаева» дигәнне ишетү белән, кызлар бер-берсенә карашып тордылар да, икесе дә такта янына чыгып басты. Группадашларының күмәк көлүе астында икесе тактаның ике ягында эшкә дә керештеләр. Гаҗәпкә каршы,  Нина Петровна бер сүз дә дәшми читкәрәк китеп басты да эш барышын кызыксынып күзәтә башлады. Өч үлчәмле пространствода, бирелгән координаталар буенча, нокталарны икесе берьюлы диярлек табып бетерделәр. Инде шуларны тоташтырып, нинди өслек килеп чыкканын ачыклыйсы гына калгач, мөгаллимә аларны туктатты. Кызлар бер-берсенең эшенә күз йөгертеп алдылар да канәгать елмаештылар.  Һә, группадашлары да көлүдән туктаганнар, болар эшләгәнне син дә мин күчереп утыралар. Нина Петровна, ирен чите белән генә елмаеп, күчереп бетергәннәрен көтеп торды да, кызларга дәшмәскә кушып ишарә ясады һәм:

– Я, «бөек математиклар», нинди өслек килеп чыкты? – дип сорады.

Аудитория, бик акыллы кыяфәт чыгарып, тынлыкка чумды.

– Кызлардан көләргә кирәкмәгәнен аңлагансыздыр дип уйлыйм, – диде Нина Петровна, карашын берсенә дә төбәмичә генә, – алар үз ана телләрендә гыйлем алганнар, шуңа да белемнәре ныклы, төпле. Ә терминнарның русча әйтелешен өйрәнерләр, башы эшләгән кешегә бу авырлык тудырмас дип уйлыйм, – дип куйды. Кызлар елмаештылар – мөгаллимә аларны аңлады!

Группадашлары баш ватып утырган арада Асылбаевалар күңелдән генә бу нокталарны тоташтырып, нәрсә килеп чыкканын ачыклап куйганнар иде, укытучы сораулы карашын аларга төбәү белән, икесе берьюлы:

– Ияр! Ат эйәре! – дип әйтеп салдылар һәм нокталарны тоташтырып, моны дәлилләп тә куйдылар.

– Афәрин, кызлар, геометрияне «иярләдегез», инде иярдән төшеп калмагыз! – диде укытучы, аларның эшеннән канәгать булып.

«Русча ничек була?» – дип сорап тормады ул, күрәсең, геометрияне «иярләгәннәр» арасында татар-башкортлар моңа кадәр дә булгандыр.

Иярләделәр! Геометрияне дә, башка фәннәрне дә. Ахырга кадәр, кулларына кызыл диплом алганчы иярдә нык утырдылар! Спорт белән дә җитди итеп, яратып, бар тырышлыкларын салып шөгыльләнделәр. Монда да бераз аермалары бар иде: Рәфисә – ерак арага, ә Рәфизә кыска арага йөгерүдә көчле иде. Ул ярышларга күпме йөрелде! Күпме җиңүләр, җиңелүләр! Иң азаккы килеп, гарьләнеп елаган чаклары да булды. «Жиңелә дә белергә кирәк», – дип өйрәтте аларны тренерлары Геннадий Дмитриевич, – җиңелә белү дә зур уңыш ул».

Икесе дә күптән түгел генә (бу яклап та охшашлык!) әтиләрен югалткан кызлар өчен киңәшче дә, юатучы да, якын дус та булды ул Геннадий Дмитриевич. Әтиләредәй якын күреп йөргән остазлары белән бер генә очракта килешми иде алар – «Җиңү эстафетасы»нда. Монда җиңелергә ярамый! Бары тик беренче булырга! Бөек Ватан сугышында тән яраларына өстәп җан яралары да алып кайткан, интегеп үстергән балаларының игелеген күреп, рәхәт яшәр вакытларында гына, алтмыш яшьләре дә тулмаган килеш бу якты дөньядан киткән әтиләре рухына бу җиңү!

…Һәр елны Жиңү бәйрәме алдыннан шәһәр күләмендә зур эстафета үтә иде. Бар уку йортлары, хезмәт коллективларыннан командалар катнаша. Дистанция  шәһәр буйлап  үтә һәм  татары да, урысы да «Центр» дип йөрткән үзәк мәйданда тәмамлана. Институт бу ярышка һәр факультеттан аерым команда куя иде.

Гадәттә, иң соңгы этап йөз метрлы, ә аннан алдагысы мең метрлы булып, эстафета таягын Рәфисә Рәфизәгә тапшыра да, Рәфизә ярышны тәмамлап куя. Дүрт ел буе беренчелекне бирмәделәр шулай. «Әткәй-атайҙар өчен! Бары тик җиңү!» Бу аларның икесе генә белгән яшерен девизлары иде. Бу аларның икесен бер команда итеп, бер бөтен итеп тоткан дуслыкларына бер сынау да иде.

…Бу юлы да этапларның бүленеше башка еллардагыча булды. Рәфисә, гадәттәгечә, таякны алу белән, бер-бер артлы ярышташларын уза башлады. Тик футболкасына «инфак» дип язылган спортчы гына бирешмәде. Эстафета таягын икесе берьюлы диярлек китереп җиткерделәр. Рәфисә: «Инде бөтен өмет Рәфизәдә», – дип уйлап та бетермәде, ахирәтенең как асфальтка чәчрәп барып төшүен күреп «аһ» итте. Әле генә аның белән баш бирми узышып килгән спортчы, кагыйдә буенча читкә чыкмыйча, шул шәплегендә Рәфизәгә килеп бәрелгән иде. Юл читендә тамаша кылып торучылар да шау-гөр килеп алды – юри эшләнгән кебек иде бу!

Рәфизә ничек барып төшкән булса шулай сикереп торды, бераз аксабрак барганнан соң, тагын да көчлерәк ыргылып, мәйданга – финишка томырылды. Эх, якын ара шул, монда секунд кына түгел, секундның бер өлеше дә хәлиткеч! Рәфисәнең йөрәге чеметеп алды. Эх! Бишенче – азаккы курс, азаккы ярышлары… Каян килеп чыкты бу «инфак» кызы? Командаларында әлегә кадәр мондый спортчылары юк иде бит? Каян килеп чыгып, кем бәреп егасын белсәң ул… Рәфисә дусты артыннан мәйданга ашыкты.

Сулышын тигезләргә тырышып, арлы-бирле йөренеп торган Рәфизәне танырлык түгел иде. Аның бите, куллары, тез башлары суелып, тузан катыш кан белән пычранып беткән, кем әйтмешли, карар җире калмаган.

– Уф! Иҫәнһеңме?! Асфальтты арыу һөрҙөң! Һынған ерең юҡмы? Аба-а-ау, биткәйең! Ҡулдарын ҡара! Ат ҡойроғона тағып һөйрәткән кеүек булғанһың даһа! Уф! Ауыҙын йырып тора исмаһам! – Гадәттә бик аз сүзле, салмак кыланышлы Рәфисә, дулкынлануыннан, кызу-кызу кыланып, Рәфизәнең битен кулъяулыгы белән сөрткәләргә тотынды.

– Без җиңдек! – Рәфизәдә бит кул кайгысы юк, ул әле җиңү шатлыгы кичерә, авырту-мазар да сизми иде бугай. – Уздым тегене!

– Кит әле! Булмаҫ! Нисек?! Ҡанат үҫеп сыҡтымы әллә?

– Кыздырсалар, шулай канат үсә миңа, икенче сулышым ачыла. «Чурки узкоглазые» дип әйтмәсә, уза да алмас идем. Шул сүзе чәмемне китерде! «Гитлер капут!» – дидем дә, бөтен булган-булмаган көчемне тупладым. Шуннан «канат үсте». Полная капитуляция!

 

И, яшьлек! И, рәхәт чаклары! Искә алулары ничек рәхәт! Тик Рәфизәнең кесә телефоны озак онытылырга ирек бирмәде ахирәтләргә. «Чыр-чыр» килеп, хәтирәләрен бүлде, мәшәкатьләрне, ваклыкларны, борчуларны барысын берьюлы искә төшереп, чынбарлыкка кайтарды. Рәфизә тәрәзә төбендә чырылдап яткан телефонына йөгерде. Кунак та, аның артыннан залга чыгып, таралып яткан кәгазьләрне караштыра башлады.

Директорның күңеле урынында түгел, күрәсең. Сораулары гел бер тирәдә:

– Рәфизә Камаловна, интервью җавапларын карап чыктыгызмы?

– Рәфизә Камаловна, яхшылап әзерләнегез инде, акцент-мазар, ялгыш сүзләр булмасын! Күтәренке күңел белән, ышандырырлык итеп сөйләргә кирәк, тиешле интонацияне куегыз инде!

– Ни, Рәфизә Камаловна, карагыз  аны, ни… без самодеятельности!

– Кабинет тәртиптәме? Татар язучыларының портретларын алып бетергән идегезме? Тукайны да алдыгызмы? Точно алдыгызмы? Күршеләр хәленә калмыйк!

И, ул мескен күршеләр, гыйбрәт итеп сөйләргә бер мисал булдылар инде.

Берничә ел элек, яңа мәктәпләрен ачкач, башкорт теле кабинеты татар теленнекеннән мәйданы буенча бераз кайтыш булган өчен, шул көнне үк, директорларын эшеннән алып, коллективларын пыран-заран китергәннәр иде.

– Ни… Камаловна, без эмоций, яме!

Тамчы тама-тама таш тишә, дигәндәй, директорның дулкынлануы Рәфизәгә дә күчкәндәй булды. Иртәгә тикшерү икәнен онытып торганда нинди рәхәт иде. Авырга да күрми ул интервью дигәннәрен. Ничек бар, шулай сөйләр. Эше турындадыр инде сораулары да. Яратып эшләде, әле дә яратып эшли. Тел фәннәрен укыту да ошый аңа! Татар теле ни, башкорт теле ни, әдәпкә, тормышка өйрәтә бит икесе дә. Әмма директорның кабинеттагы татар теленә кагылышлы материалларны алып, ишек төбенә өеп куюы үзәген өзде аның. Нигә шул кадәр вакланырга?! Тукай портретын гына ала алмаган, шуңа пошына әнә. Рәфизә дә кагылмады аңа. Торсын. Башкортка ят Тукай түгел әле. Аның өчен башыннан сыйпамаслар, билгеле… Бик гади нәрсәләр дә аңлашылмый башласа, димәк, сәясәт килеп кысылган. Гамәлләрнең башында ул торса, бәрәкәт бетә, кыйммәтләр алышына, эшнең тәме китә. Әткәсе белеп әйткән, нинди һөнәр сайласагыз да, акча, сәясәт белән бәйлесен сайламагыз, безнең нәселгә килешмиләр, дип. Аңламады, аңламый, аңлый да алмас инде ул сәясәт хәлләрен. Тик әле бу турыда уйлыйсы, борчыласы килми иде. Әле аның якын дусты белән сөйләшеп утырасы килә! Яшьлек хәтирәләренә чумасы, шул вакыт кичерешләре белән яшәп аласы килә!

– Шул ярыштан соң Геннадий Дмитриевич тулай торакка кадәр озата кайткан иде безне, — дип, хәтирәләрнең очын очка ялгап алып китте ул, – дипломатның да дипломаты булган да инде!

– Эйе, беҙ, ҡыҙып китеп, инфак ҡыҙын “фашист” тип ысҡындырғас, был йүләрҙәр берәй ярамаған эш эшләп ташламаһындар, тигәндер инде.

– Кем белсен инде ул кызның чынлап  нимес миләттеннән булуын. Башкортстанда нимесләр яшидер дип уема да кергәне юк иде. Чит телләр факультетыннан булган өчен генә ычкынган иде ул сүз.

Тренерлары юл буе кызларга милләт ара татулык турында сөйләп кайтты ул чакны. Бигрәк тә «фашист» дип әйтүләренә ачуланды. «Милләт фашист була алмый, – диде ул. – Һәр милләтнең үз фашисты, үз даһие була. Сез – булачак укытучылар, төрле милләт балалары белән, төрле милләттән булган коллективларда эшләргә туры килер. Бервакытта да, бернинди сүз, гамәл белән дә кешенең милләтенә кагылмагыз, бу – иң нечкә хисләр, аларга кагылырга ярамый!»

И-и, Митрич, Геннадий Дмитриевич, дөньядагы бөтен урыслар да синең кебек булса иде ул!

Тренерлары белән бәйле хәтирәләре дә бик күп иде аларның…

Юк, бер булмагач, булмый икән, хәтирәләрне тагын өзәргә мәҗбүр булдылар – бар көченә зыңгылдап өй телефоны шылтырый башлады. Кинәтлегеннән каушадымы, бер басасы урынга ике басып, тавышын көчәйтеп куйды Рәфизә. Инде сөйләшүләре Рәфисәгә дә ап-ачык ишетелеп тора. Күрше авылның математика укытучысы булып чыкты ул. Элек гел аралашып, тәҗрибә уртаклашып, яңалыклары белән бүлешеп эшлиләр иде.

– Я, ничек, сөннәтләделәрме әле? – дип башлады ул сүзен. Рәфисә дәшми торгач, көлеп куйды. –«Телегезне кисеп» киттеләрме әле, димен.

– Хәерле кич, сез икән әле бу, ничек хәлләрегез? – дигән булды Рәфизә, сүзнең нәрсә турында барганын чамалап. Дусты алдында бу темага сөйләшәсе килми иде аның.

– Тикшерү диюләре тәк кенә, күз буяу, укытучының котын алыр өчен генә! Чынында, халык исәбе алу алдыннан «эшкәртеп» йөрүләре! – трубканың теге башындагы аның соравын әллә ишетте, әллә юк, үзенекен дәвам итте. – Авызыңа микрофон китереп  терәгәч, каршыңа видеокамера белән килеп баскач, зомбига әйләнәсең, баш эшләүдән туктый, күрәсең! «Беҙ Йылан ырыуы башҡорттары, төньяк-көнбайыш диалектында һөйләшәбеҙ», – дип сөйләп тор инде! Башкорт теле укытучысын әйтәм. Ичмасам, сөйләме ни башкортча, ни татарча түгел! Ул бер хәл, директорныкын ишетсәгез, тәгәрәп көләр идегез! Болай барса, чынлап торып башкортны да, татарны да телсезгә әйләндерәләр болар! Ата-бабалар каргышыннан да курыкмыйлар! Соң, уйлап карагыз, Камаловна, бер тел икенче телнең диалекты була аламыни! Әй, ярый әле математика укытам! Сезгә аптырыйм – татар теле бер хәл инде, ә башкорт теле укытырга башыгыз эшләгән чакта күчтегезме, Рәфизә Камаловна, әллә «ычкынган» чагыгыз идеме? Сезгә кайсы ыруныкы дип әйтергә куштылар? Йылан? Йәлдәк? Әзерләп биргән җавапларын ятладыгызмы? – Тыныч табигатьле, һәр сүзен үлчәп кенә, тиярен генә әйтеп сөйли торган коллегасын танырлык түгел иде, ул ярсыганнан-ярсыды. Рәфизә, гаҗизләнеп, бер телефонга, бер ахирәтенә карап торды да телефонын сүндереп куйды.

Коллегасы сөйләгәннәр аңа яңалык иде! Шулкадәр дә беркатлы булуына үзе дә аптырады. Ярар, башкорт телен укытсын да ди, тик аның татарлыгы кемгә комачау итә икән соң? Менә инде аңлады директорның нигә шулкадәр борчылуын. Нәрсә булса да яшерәсе, ялганлыйсы,  нәрсәне дә булса булганыннан яхшырак күрсәтәсе килгәндә, кемгәдер ярарга тырышканда, шулай каушата, күңелдән тынычлык кача.

– Һин?! Башҡорт теле уҡытаһың? Ниңә?!  – Бер кулына Мөхәммәт Мәһдиевнең, икенчесенә Әнгам Атнабаевның китапларын тоткан Рәфисә дустына шаккатып карап тора иде.

– Ниңә тип ни, – Рәфизә, үзе дә сизмәстән, дустына кушылып, башкортчага күчеп китте, – шулай килеп чыкты инде.

Ул үзен ахирәте алдында нигәдер гаепле тойды. Тынып калдылар. Араларында ниндидер киеренкелек барлыкка килгәндәй булды.

– «Чыкты» түгел, «сыҡты»! –Рәфисәнең күзләрендә шаян чаткылар уйнады. – Яңылыштың, стаканга бер тин аҡса һалаһың инде!

Студент чакларында икесе уйлап тапкан уен иде бу. Һәр айның беренче атнасында, бер көн икесе дә башкортча, бер көн гел татарча гына сөйләшәләр иде. Кем сүзләрдә хата җибәрә, тәрәзә төбендә торган пыяла стаканга бер тиен акча сала. Ахырда, шул җыелган тиеннәрен, «монысы шул сүз өчен», «быныһы был һүҙ өсөн», дип, көлә-көлә саныйлар да, йә бер стакан томат согы алып эчәләр, йә бер туңдырма алып, икегә бүлеп ашап куялар. Рәфисәнең әле шуны искә төшерүе иде. Икәүләшеп тагын көлешеп алдылар. Тик көлүләрендә ниндидер үзгәреш бар иде ахирәтләрнең…

 

Уку елы башында ук килергә тиеш иде бу тикшерү. Коронавирус аркасындамы, җанисәп кичектерелү сәбәплеме, булмый калды. «Ике начарлыкның хәерлерәге булды бугай», – дип уйлап куйган иде Рәфизә Камаловна ул чагында. Шулай уйларлык иде шул! Утыз биш ел математика укытып, инде эштән туктарга ниятләп йөргән җиреннән татар һәм башкорт телләре укытучысы «ясап» куйдылар аннан. Телләре ят булмаса да, һәр предметның укыту үзенчәлекләре бар бит, аешына төшенми торып, ничек ачык дәрес бирмәк кирәк! Кайберәүләр кебек, дәресне спектакль әзерләгәндәй әзерләп күрсәтә белмәде инде ул. Җитмәсә, татар теле дәресләре өч классны берләштереп үткәрелә, монда «спектакль» дә ярдәм итмәс.

«Сез көчле математик кына түгел, иҗат белән дә шөгыльләнәсез, татар-башкорт әдипләре белән якыннан аралашып яшәгән кешеләрнең берсе, күп укыйсыз, сездән дә кулай кеше юк», – дип аңлатты мәктәп директоры үзенең бу карарын. Моның салпы якка салам кыстыру гына икәнен аңлый иде Рәфизә. Моңа кадәр башкорт телен укыткан кыз, әнә, Мостай Кәримне Марат Кәримнән аера белмәде. Укытты! Читтән торып институтын да бетерде, дөресрәге, бетерттеләр. Өч ел мәктәптә эшләү вакытында югары категориягә дә үтте, төрле рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләренә, хәтта «Башкортстанның мәгариф отличнигы» билгесенә дә ия булып өлгерде.

Директорны да аңларга була. Мәктәп тугыз еллык кына булып калгач, дәресләр саны сизелерлек кыскарды. Әлегә кадәр дәресләрдән азат булган җитәкчеләргә дә унсигез сәгать укыту тиеш булып чыкты. Житәкчелек өчен акча бик аз, бала санына бәрабәр генә түләнә икән. Директор да, завуч та, Рәфизә кебек үк, физика-математика факультетында укыган кешеләр. Аларга да дөнья көтәргә, балаларын үстерергә кирәк. Рәфизәнең исә ике кызы югары гыйлем алдылар, кияүдә. Бөтенләй генә эштән китсә дә булыр иде, тик менә төпчегенең укуын бетерәсе бар. Ире коронавирус белән бик каты авырып, чак үлемнән калды. Әле бер, әле икенче җирендә чир калкып кына тора. Болай да тазалыкка туймый иде. Җитмәсә, пенсия яше дә ераклашты. Барысын да уйлады да ризалашты Рәфизә Камаловна.

Менә шулай тел укытучысы булып китте ул.

Җиң сызганып «яңа эшенә» чумды. Укулар башланганчы, август ахырында ук, кабинетын үзе теләгәнчә җиһазлап куйды. Ишеккә каршы стенага, Габдулла Тукай тирәләп, татар әдипләренең портретларын тезде. Әхсән Баян, Роберт Миңнуллиннар белән янәшә Марат Кәбировныкын куйды. Кабинетка кергән саен якташлары каршы алып тора, нинди рәхәт! Түр стенадан башкорт әдипләре урын алды. Иң уртада Зәйнәп Биишева. Бәләкәй чакта аның китапларын, әнкәсе утны сүндергәч, юрган астында фонарь яндырып укыды. Төн буе төшендә Емеш, Йәнеш, Бибеш, Иштуганнар белән уйнап, аларны юатып, яки нәрсәләрдәндер коткарып чыга иде.

Арттагы шкафларны ике телдә нәшерләнгән китап, журналлар белән тутырды. Бер киштәсенә райондашларының иҗат җимешләреннән күргәзмә эшләде. Керү белән сул якта, стенага кертелеп эшләнгән кием шкафының ишеген пыялага алыштырды да, бер ягына татар һәм башкорт костюмнарын элде, икенче ягына балаларның милли колорит белән эшләгән кул эшләрен урнаштырды. Балалар да бик яраттылар кабинетны. Үзе дә бик канәгать иде.

Район мәгариф бүлегеннән тикшерүгә әзерлекне карарга килгән методист ханыма гына ошамады. Ошамады гына түгел, бөтен коллектив алдында Рәфизә Камаловнаны утлы табага бастырды ул.

– Каян чыккан яңа закон бу – татар белән башкортны бер кабинетка тутыру! Оныттыгызмы күрше авыл мәктәбен! Мәктәбегезне бөтенләй ябып куюларын телисезме?!

И, мескен күршеләр…

И, мескен авыл укытучылары, «бетерәбез» дип куркытып, ничек кенә боргаламыйлар сезне.

Менә шунда беренче тапкыр йөрәген үкенеч өтеп алды. Эшеннән китәсе генә булган икән. Эшләде. Рәхәтләнеп, тәмен табып, эшенең нәтиҗәләрен күрә-күрә эшләде. Укучылары республика күләмендә олимпиадаларда катнашып җиңүләргә иреште, БДИ нәтиҗәләре буенча югары баллар туплап, илнең кайсы гына уку йортларына кермәделәр! Вакытында китә белү дә кирәк… Һәр заманның үз укытучысы…

Болай, балаң яшендәге, әле мәктәптә бер көн дә эшләп карамаган «методист»лардан тиргәлеп, очсызланып йөргәнче, китәргә кирәк…

Мәктәп элеккечә түгел инде. Информацион технологияләре бер яктан җиңеллек китерсә дә, икенче яктан, кирәкмәгән эшләр белән күмеп ташлады укытучыны. Балалар белән рәхәтләнеп эшлисе урынга, кәгазь тутырып отчет биреп утыру – аның өчен түгел. «Выслуга»сы бар. Мал-туар асрыйлар әле. Ачка үлмәсләр. Кызы степендия алып укый. Апалары да ярдәм итеп торалар. Шөкер итсәң, булганы җитә. Китәргә…

Шулай уйлап бетергән иде, тик башта директорлары, аннан тагын берничә укытучы, теге яман вирусны эләктереп, түшәккә егылдылар. Шундый чакта ничек ташлап китәсең инде, ике тәртәгә берьюлы җигелде – математикасын да, татар телен дә укытырга туры килде.

 

Боларны сөйләгәч, күңеле бушап, җиңеләеп калгандай булды Рәфизә. Рәфисә аңлар әле аны… Аңласа, ул гына аңлар…

Ашыкты, кунып тормады ахирәте, иртәгә район үзәгендә эшләре бар икәнен әйтеп, ничектер, кабаланыбрак, бик тиз генә җыенды да, төн дип тормый, юлга чыгып китте. Тагын кочаклашып, аркаларыннан сөешеп аерылыштылар.

–Табыштык, инде югалтышмыйк, юлны белдең, килеп йөр! – Рәфизәнең күзләре яшьләнде.

– «Таяк һиндә» – һинең сират! Бына адрес, телефон номеры. Бына электрон почта адресым. Кәрәк булыуы бар. – Рәфисәнең дә тавышы калтырабрак чыкты. – Күстәнәстәреңә, китаптарға рәхмәт.

Табыштылар, инде югалтышмаслар. Интеренет заманы, җиңеллекләр заманы бит, аралашып торырлар. Дөньяда бар икәнлекләрен белешеп кенә торсалар да ниди бәхет! Ахирәте борылышта күздән югалганчы карап калды Рәфизә.

Иртәгә мәктәпләренә киләсе тикшерүчеләр арасында Рәфисә дә булачагын белми иде әле ул.

Иртәгесе көн ничек булыр?..

Дуслыкларына чираттагы сынауны ничек үтәрләр?..

 

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев