Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Covid-19" кайнар линиясенә иң күп бирелә торган сораулар билгеле

Иң популяры - анализ нәтиҗәләре һәм коронавируска тест ясарга мөмкин булган урыннар турында сораулар булган.

Татарстанлылар кайнар линиягә ешрак Covid-19 сораулары, анализ нәтиҗәләре буенча шалтыраталар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Дәүләт идарәсенең мәгълүмати технологияләр һәм элемтәнең цифрлы үсеше министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.

"Халык ешрак коронавирустан анализларның әзерлеге, коронавирус табылган кеше белән элемтәгә кергәндә үзеңне ничек тотарга һәм кайда анализлар тапшырырга мөмкин булуы турында сорый", — дип сөйләде Яковлев. Аның сүзләренә караганда, татарстанлылар, анализ уңай булса, нишләргә, дип аныклый.

Сорауларны операторларга да, Лилиягә (робот) дә бирергә мөмкин. Мәсәлән, робот коронавирус белән зарарлану куркынычын ничек киметергә, аның төп симптомнары нинди, кафе һәм рестораннар эшлиме, республикадан читкә чыгу яки керү буенча чикләүләр бармы, шулай ук туганнарының стационарга ашау-эчү һәм башка кирәк-яракны алып килә аламы-юкмы икәненсөйләячәк.

Якын арада Лилия җавап бирә ала торган сораулар исемлеге 163 гә кадәр артыр дип планлаштырыла.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19