Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Cәрдектә «гөнаһлы» әтәчне арканлаганнар?!???

Авылда, гадәттә, тиктормас йә ана, йә ата казны, бәбкәләрен теләсә кая йөртеп, чирләтеп бетерә инде дип, оя тирәсенә арканлап куялар иде. Бу әтәч тә шундыйрак берәр гөнаһ кылгандыр инде…

Әлеге гайре табигый хәл районның Сәрдек авылында булган. Хуҗасы ни сәбәпле әтәчкә шундый җәза биргән, анысы билгеле түгел. Инстаграмда да нәкъ шул нисбәттән кызыклы фикер алышу бара. Кемдер шаярып җавап яза, кемдер» әтәч кайда — тавык шунда» дип, хуҗаны хуплый. Тавыклар иркендә дә йөри, таралмый да, янәсе. Иреге чикләнгән әтәч жәлләтә инде жәлләтүен… Хәер, әлләни каһәрләнгәнгә охшап тормый әле. Гаебен аңлап, ризалашкандыр. Хуҗасы тикмәгә генә бу адымга бармаган бит инде.

Авылда, гадәттә, тиктормас йә ана, йә ата казны, бәбкәләрен теләсә кая йөртеп, чирләтеп бетерә инде дип, оя тирәсенә арканлап куялар иде. Бу әтәч тә шундыйрак берәр гөнаһ кылгандыр инде…

Фото социаль челтәрдән алынды

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш