Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чутай чәйләре бар дөньяга тарала (видео)

Баласының уңышларын күреп, әни кеше шатлана, куана инде ул.

Келәмнәр туку буенча Чутай авылы остасы Гөлзифа Нәҗипованың кызы Рәмзия дә “Милли кунакханә” тапшыруында чәйнең тәмен, рәтен телевидение аша татар халкына җиткерде. Гөлзифа апа шул хакта хәбәр итә.
“Тыныч авыл үләннәре” дигән бренд хуҗабикәсе ул хәзер Рәмзия. Чәйләре дә тәмле генә түгел, үзенчәлекле. Карлыганлы, алмагач чәчәкле килен чәе, гөлҗимешле, лимонлы кышкы чәй, җиләк яфраклы бакча чәе. Ураза аенда авыз итеп карасак була. “Минем башка төбәк үләннәрен кушасы килми, Татарстанда үскән үлән чәйләре генә булсын, дим”, ди Рәмзия.  Хуш исле, яшел тозлар ясыйлар, аларны чәй алган кешегә бүләк итәләр.

Видео чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәй Гөлзифа Чутай