Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чын яз кайчан киләчәк? Февраль аенда нинди һава торышы булачак?

Быел кар күп булды. Шунысы сөендерә. Узган елгы кебек явып эреп бетмәде.

Быелгы кебек салкыннарның күптән булганы юк иде. Гыйнвар аеның суыклары да сагындырган иде. Узган ел халык синоптигы Әмир Шәрәфиев, яз яз төсле, җәй җәй кебек, кыш та тиешенчә булачак, дигән иде. Сүзләре хак булды.

Ул да гыйнвар аенда мондый салкыннарны көтмәгән булган. Дөресрәге, Раштуада җылы торыр, ә менә кач ману вакытында салкынайтыр дип көткән. Әмма киресенчә килеп чыккан. 

— Февральнең 7сеннән 20сенә кадәр тагын суык көннәр булыр. Әмма без аны артык сизмәячәкбез. Бу вакытта көннәр озынаячак, кояш туры карый башлаячак, шунлык белән салкын сизелми, — ди синоптик.

— Быел кар күп булды. Шунысы сөендерә. Узган елгы кебек явып эреп бетмәде. Быел кар яуганнан соң җебетеп алса да, бөтенләй бетмәде. Уҗымнарга узган ел салкын тиде, быел ни булыр — билгесез. Тик шулай да, уңышка өмет зур.

Әмир абый, яз иртә киләчәк, ди. Әмма ул аны озакка сузылачак дип тә әйтә.

— Чын яз килгәнне каргаларга карап белеп була. Яз җитә, дип килсәләр дә, алар оя кормыйча, йомырка салмыйча торалар. Ә менә җәй башы эссе булып алыр да, аннары бераз яңгырлар явар. Көннәр кабат эсселәнәчәк. Быелгы җәй кызу булырга охшаган, — ди ул.

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев