Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дала сливасы токсикоздан коткара

Бакчаларда халык телендә терн дип йөртелгән дала сливасы – күгән җимеш биргән чор. Күгән җимеше составындагы С витамины, антиоксидантлар кан әйләнешен яхшырта.

Сидек куу үзлегенә ия булганлыктан аны нефрит, цистит кебек сидек юлы авыруларыннан да файдаланалар. Әлеге җимешне кан басымы югары булган, күзе начар күргән кешеләргә дә ашарга киңәш ителә. Аннан ясалган төнәтмә исә салкын тигәндә, стоматит вакытында авыз куышлыгын чайкату өчен дә файдаланыла.

Әмма аны ясаганда иң элек җимешнең төшен аерып алу шарт. Төшлеҗимештән ясалган консервланган продуктларны да бер елдан артык сакларга киңәш ителми. Ник дигәндә, терн төшендә зарарлы матдәләр бар. Артык озак сакланган очракта исә алар төштән җимешнең үзенә үк күчә. Яңа җыелган дала сливасын чамадан тыш күп ашау эч авыртуга китерә. Бу җимеш йөклелек чорында күзәтелгән токсикоздан да булыша. Бала имезгәндә исә аны бик сак кына кулланырга кирәк. Балага аллергия бирүе бар.

Дала сливасыннан кайнатма. Җимешнең төшләрен алып, 1 кг җимешкә 0,7 кг исәбеннән шикәр салып, 6 – 8 сәгатькә кәстрүлгә салып калдырабыз. Җимешләрнең суы чыгарга тиеш. Аннары аларны кайнатып чыгарып, 2-3 минут ут өстендә тотабыз да тагын 8 – 12 сәгатькә калдырабыз. Соңрак, тагын бер кат кайнатып чыгарып, 3 – 5 минут тотабыз да стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып ябабыз. Банкаларны капкачы белән аска каратып куеп, суынганчы өстенә калын чүпрәк каплап тотабыз

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр халык медицинасы