Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Данияр безнең ярдәмгә мохтаҗ

Пар йөрәкләр бер-берсен табышып, тормышларын уртак итү, бәхетле киләчәк төзү өчен барын да эшли. Матур итеп туйлар итәләр, бер-берсенә бергә булырга вәгъдәләр бирәләр, йөрәк астында яралган мәхәббәт җимешләренә сөенеп туя алмыйлар.

Бигрәк тә хатын-кызлар әлеге чорны бик яратып үткәрә, тәүлек буе син сабыең белән бергә, аңа хәерле иртә теләп эчеңне сыпырасың, тәмле йокы теләп кочаклап ятасың, тизрәк тууын көтеп, рәхәтләндереп сөяр идем дисең, ләкин бала табу көне күп кенә әти-әниләрнең киләчәгенә балта сугып, баланың сәламәтлегенә зур зыян сала...
Бүгенге көндә Салавыч Сәрдегәнендә яшәүче, бүген ике яшен тутыручы Данияр Мөхетдиновның язмышы белән танышкач, күз яшьләрен тыя алмадым. Әнисе Алсуның йөрәк түреннән үтеп чыккан сүзләрен сезгә дә тәкъдим итәм: “Бәла аяк астында дип белми генә әйтмиләр. Без дә көтеп алынган улыбызның туган көне һәм алдагы тормышы сагыш-сынауга уралыр дип уйламадык. 2016 елның 28 апреле яшь гаиләбез өчен иң куанычлы көн – улыбыз дөньяга килгән көн иде. Тик бәхет «мичкәбезгә» язмыш бу көнне үк кашыклап-кашыклап дегет салды... Улыбыз бик авырдан туды. Баштан ук тулгакларым сирәк, көчсез булды. Бала табу процессы гадәттән тыш озакка сузылды, нидер сизенгән кебек баламның да дөньяга туасы килмәде. Соңрак табиблар вакуум-экстракция ысулын кулланып карады. Бер түгел, берничә тапкыр кулландылар. Ярдәме тимәгәч, мине ниһаять ашыгыч рәвештә кесарево сечениегә җибәрделәр. Мең газап белән туган баламның башында шаккаткыч зурлыкта гематома иде. Апгар шкаласы буенча аның хәлен 2 баллык дип билгеләделәр: тугач та сабый кычкырмады гына түгел, хәтта суламый иде. Күп кан йоткан, хәле бик авыр дип улымны ДРКБга җибәрделәр. Үземнең дә хәлем бик мөшкел иде. 2 атнадан соң гына көчкә аякка бастым. Табиблар улыбызның авыр бала булачагын алдан кисәттеләр. Алар фикеренчә, сабыйга зыян вакуум ысулын кулланганда килгән. Сагышлы хәбәр бәгырьне телде, тик бирешәсе килмәде, чөнки безнең очракта савыгуга өмет бар иде. 4 айга кадәр балада тайпылышлар сизелмәде, көчле тонус кына бар иде.
Ә 1 яшьтә «ДЦП, спастический тетрапарез тяжелой степени, дубль-атетоз, отставание в развитии высших корковых функций, эпиактивность» дигән катлаулы диагноз куйдылар. Улыбызда тайпылышлар сизелә башлауга гаиләбез белән мөмкинчелегебездән чыгып төрле массаж, лфк, логомассажларга бассейнга, остеопатларга йөртә башладык. Казан шәhәренең “Беренче адымнар”, “Логос”, “Атлант” кебек тернәкләндерү үзәкләрендә булдык. Бу төр дәвалануларның күбесен һәр 2-3 ай саен кабатлап торырга кирәк, ә бәяләр бик югары. Чиләбедә яшәүче энәләр кадап дәвалаучы табибка 4 ай саен дәваланырга барабыз. Шуңа өстәп төрле белгечләрнең консультацияләре кирәк. Бушка дәвалану мөмкинлекләрен дә калдырмыйбыз, Республика балалар клиник хастаханәсендә hәм 8нче номерлы балалар хастаханәcендә берничә дәвалану курсы алдык. Өй шартларында физкультура ясату өчен махсус җайланмалар сатып алабыз. Дөресен әйткәндә, безнең бар хезмәт хакы (үзем Салавыч күппрофильле лицеенда укытучы булып эшлим, ирем Наил Балтач сөт-май комбинатында сакчы, буш вакытында шабашта йөри), ике як әби-бабаларының пенсиясе, Даниярнең үзенең пенсиясе тулаем бу дәвалануларга һәм юлга тотылып бара. Тиздән Даниярга, Аллаһы боерса, 2 яшь тула. Тик бүгенге көндә ул утырмый, йөрми, шуышмый, сөйләшми, вак моторика үсеше артка кала, кулына әйберләр тота алмый, гәүдә авырлыгы җитми, начар ашый, сыек ашау гына йота ала. Шундый авырлыклар белән очрашкач, сәламәтлекнең, баланың кадерен тагын да ныграк аңлыйсың. Кечкенә генә өметкә дә ябышып яшисең. Диагнозы катлаулы булса да, Даниярның интеллекты сакланган, эмоциональ үсеш күзәтелә. Ул якыннарын таный, елмая, үз телендә сөйләшә, хәрәкәтләнергә тырыша. Дәваланулар үткәннән соң бармакларын үзе ачып яба башлады, яткан җирдән әкренләп тәгәри, аякка бастырып кулыннан тотсаң, гәүдәсен тотарга, алга атларга тырыша. Табиблар өмет бар диләр, тик бала белән даими рәвештә бик күп эшләргә кирәк. Ни кызганыч, безнең диагноз белән Рәсәйдә генә тиешле дәрәҗәдә дәваланып булмый. Бүгенге көндә Чехиянең Янские Лазни шәһәрендә урнашкан «Весна» шифаханәсе махсус безнең

·  төр диагноз куелган балаларны дәвалау белән шөгыльләнә. Ләкин дәвалану бәясе 300 мең 659 сум тора. Бу бәяне безнең гаиләбез генә күтәрә алмый. Шуңа күрә без битараф булмаган, олы җанлы, киң күңелле кешеләрдән ярдәм сорыйбыз! Зинһар, безнең улыбызга савыгырга булышыгыз! Тамчыдан күл җыела, ди халык. Һәр ярдәм иткән кеше улыбызның мөстәкыйльлеген күбрәк дәрәҗәдә кире кайтарырга булыша. Һәркемнең ярдәме безнең өчен бик кадерле! Зинһар Даниярга аякка басарга ярдәм итегез!”.
Бала хакына әти-әни, әби-бабаларның тырышлыкларын әйтеп, санап бетереп булмый. Киләчәгебез, картлык көнебездә терәк-таянычыбыз булыр дигән сабый бүген үзе үк зур ярдәмгә мохтаҗ, хөрмәтле укучыларыбыз, әйдәгез әле, Даниярга ярдәм итик. 300 мең сум туплау гына, әлбәттә, киртә булырга тиеш түгел, баланы аякка бастыру өчен тагын күпме акча кирәген берәү дә белми. Битараф булмыйк, райондашыбыз сәламәтлеге өчен бергәләп көрәшик.

Акча күчерү өчен:
Карта Сбербанка 4276620045180357
получатель Мухутдинова Алсу Мударисовна
Яндекс деньги 410016553291076
Номер тел. +79178654389 (мтс)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм