Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Давыл үтте, зыяны калды

29нчы июнь көнне гарасаттан зыян күргән авыл җирлекләреннән алынган мәгълүматлар буенча, Салавыч авыл җирлегендә Иске Салавыч һәм Салавыч Сәрдегәне авылларында барлыгы 300 хуҗалыкка якын, Яңгул авылында - 21, Чутайда - 18, Смәелдә - 40, Борнакта - 11, Пүскәндә - 9, Килидә - 4, Бөрбашта 2 хуҗалык зыян күргән булган.

Димәк, барлыгы район буенча 400дән артык хуҗалык ярдәмгә мохтаҗ дигән сүз. Җил-давыл аларның, нигездә, каралты-кура, өй түбәләрен кубарып аткан, капка-коймаларын җимергән, җиләк-җимеш, яшелчә бакчаларына нык зыян китергән.

Ярдәм күрсәтү буенча урыннарда иминият компанияләре хезмәткәрләре эшли. "Хәзерге көнгә кадәр безгә зыян күргән 53 кеше мөрәҗәгать итте. Авылларга барып, бәла-каза күргән кешеләрнең ни дәрәҗәдә хуҗалыкларына зыян килүен үз күзебез белән күреп, фотога төшереп,бәяләп кайтабыз. Һәр клиент белән индивидуаль эшлибез. Иминиятләштерүнең суммасына карап, ярдәм суммасы билгеләнә", дип ассызыклады "Ак Барс" иминият компаниясе җитәкчесе Хаҗирә Хәкимуллина.

"Наско" компаниясенә исә, әлегә 10 хуҗалыктан гариза кергән. Иминият компанияләре арасында иң күп мөрәҗәгать "Росгосстрах"ка булган. Инде аларга 137 гариза кергән, әле дә дәвам итә. "Салавычтан 55, Смәелдән 37, Чутайдан 14 хуҗалыктан мөрәҗәгать килде. Аланнан көтүдә өстенә агач төшеп, бер сыер да үлгән әле", диде компания җитәкчесе Тимур Гордеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250