Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Декабрь аенда Казанга 20 мең тонналы метеорит төшәргә мөмкин

Хәзер метеорит агымы Җиргә юнәлә.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Казан бик зур метеорит төшәргә мөмкин булган өч шәһәрнең берсе. Бу хакта, дип “Российская газета” Самараның “АстроСамара” астрономия яратучылар клубына сылтама белән яза.

Клубның директор урынбасары Сергей Аверьянов әлеге мәгълүматларның Исландиядә Рейкьявик халыкара конференциясендә яңгыравын әйткән. Хәзер метеорит агымы Җиргә юнәлә. Метеорит яңгыры декабрьдә фаразлана.

Казаннан тыш, Самара һәм Түбән Новгород метеорит астында калырга мөмкин.

Метеоритның озынлыгы 25 метрлап, авырлыгы – 20 мең тоннадан артык. Җир атмосферасына кергәндә, метеорит шартларга я янарга мөмкин, шунлыктан Җиргә кадәр аның вак кыйпылчыклары гына очып килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: метеорит