Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ДЕКАБРЬДӘ БУРЫЧ — КАР ТУПЛАУ

Декабрь елның иң салкын ае саналмый, шулай да суыклар акрынлап көчәя бара. Бакчачының төп бурычы — бакчада кар туплау, җиләк-җимеш куакларын һәм бакча җиләген кар белән каплау.

Кар яуган һәр җылырак көнне җиләк-җимеш агачларының төбенә кар өяргә һәм ябалдаш тирәсен таптарга кирәк. Ул агачларның тамырларын, яшь агачларның кәүсәләрен кимерүчеләрдән дә саклый. Әгәр агачларның төбенә кар өйгән көн суык булса, бозлы элпә барлыкка килсен өчен, карга салкын су сибегез. Кимерүчеләр мондый бозлы киртәне уза алмаячак.
Агач тамырларының суыкка түземлелеге кәүсә һәм ботаклардан күпкә түбәнрәк. Шуңа агачның ябалдаш астындагы карны җыймагыз, анда агачның тамыр системасы урнашкан, аның өшү куркынычы бар.
Җепшек кар яуганнан соң, ботакларны сындырмасын өчен, карны селкеп төшерегез. Иң элек аскы ботаклардан төшерергә кирәк.

Франс ХӘЛИЛОВ, танылган бакчачы

. "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев