Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Декабрьдә нинди яңалыклар көтелә?

ГМОлы ашамлыкларга махсус тамга суга башлаячаклар, ә әби-бабайларга пенсияне иртәрәк китерә­чәкләр. Декабрьдә нинди үзгәрешләр көтә?

Моннан ары, кибеттә ГМО­лы азык-төлекне шунда ук танып-белергә мөмкин булачак. Декабрьдә үз көченә кергән канун нигезендә, әгәр продукциянең составында ГМО, ягъни “геннар дәрәҗә­сен­дә үзгәртелгән организмнар” 0,9 проценттан артып кит­сә, җитештерүче бу хакта алдан кисәтергә тиеш.

Азык-төлеккә махсус тамга сугачак­лар. ГМО зыянлымы? Әлеге сорауга төгәл генә җавап юк. Берәүләр аны, яман шеш авыруы барлыкка килергә сә­бәп­че булып тора, дип ышандырырга тырышса, икенчеләр исә организмга файдалы яклары турында сөйли.

Әгәр үз йортыгыз белән торасыз һәм ул газ белән җы­лытыла икән, 31 декабрьгә кадәр исәпләгеч куйдырырга кирәк. Моны килешү буенча газ белән тәэмин итүче компания эшләргә тиеш, ләкин бу сезнең таләбегез буенча башкарыла. Әгәр белгечләргә исәп­ләгеч куюны тыясыз икән, соңрак сезне судка би­рергә мөмкиннәр. Махсус җи­һаз куйдыру газны су җылыту яки ашарга пешерү өчен генә кулланган кешеләргә мәҗ­бүри түгел.

 Мәҗбүри пенсия иминияте белән шөгыльләнмәгән, дәү­ләтнеке булмаган пенсия фондлары 31 декабрьгә ка­дәр акционерлык җәмгыять­лә­ренә әйләнергә тиеш. Юкса аларны ябарга мөмкиннәр. Димәк россиялеләргә үзләре­нең пенсия фондларының хокукый статусы турында бе­лер­гә кирәк, чөнки ахыр чик­тә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын япканнан соң һәм лицензияләре алынгач, клиентларның җыел­­ган акчасы Россия Пенсия фондына күчәчәк. Сүз уңаеннан, Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, ай башында пенсия алырга тиеш булган әби-бабайларга гыйнвар пенсиясен декабрь азагында ук түләячәкләр. Хат ташучыны кайчан көтәсе икәне соңрак билгеле булачак.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 175, 04.12.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе