Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Декабрьдә һава торышы нинди булачак?

Татарстанга антициклон да йогынты ясаячак.

Декабрьдә температура фоны, метеорологлар фаразлары буенча, климат нормасыннан түбәнрәк булырга вәгъдә итә, дип яза “Казанские ведомости”. Шуның белән бергә Татарстанга башка бозлы яңгырлар килмәячәк һәм, гомумән, явым-төшем көтелми.

Метеоролог, КФУ профессоры Юрий Переведенцев сүзләренчә, декабрьнең алдагы ункөнлегендә термометр баганасы күпьеллык климат нормасыннан дүрт градуска түбәнрәк төшәчәк. Бозлы яңгырлар Балканнан җылы циклонның чыгуы белән бәйле булды.

Ул атмосферага җылы һава китерде. Шуннан соң яңгырлар ява башлады. Туфрак салкын булганлыктан, җиргә якынлашканда, тамчылар бозга әйләнделәр, дип аңлата ул. 

Шулай ук Татарстанга антициклон да йогынты ясаячак. Шуңа күрә республика территориясендә явым-төшемнәр аз булачак. "Гади итеп әйткәндә, безгә арктик һава килә, ә ул беркайчан да явым-төшем дә, боз яңгырлары да китерми", – дип билгеләп үткән профессор. Киләсе айда температура 9-10 градус салкын булыр дип көтелә.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев