Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Демография» проекты буенча укырга теләүчеләр булса

«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында кемнәр өстәмә белем алу мөмкинлегенә ия булганы билгеле.

2022 елда «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында, һөнәри белем яки өстәмә һөнәри белем түбәндәге категориягә кергән гражданнар алырга мөмкин:
а) 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, пенсия алды яшендәге гражданнар;
б) 3 яше тулганчы бала карау буенча декрет ялында булган хатын-кызлар;
в) хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм мәктәпкәчә яшьтәге 0 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар;
г) 35 яшькә кадәрге категорияләргә караган яшьләр:
– чакырылыш буенча хәрби хезмәт тәмамланганнан соң 4 ай дәвамында эш белән тәэмин ителмәгән гражданнар,
– урта һөнәри яки югары белеме булмаган һәм урта һөнәри яки югары белем бирү программалары буенча белем алмаган гражданнар,
– белем һәм (яки) квалификация турында документ бирү датасыннан алып 4 ай һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эшләмәүче гражданнар,
– эштән китү куркынычы астында булган гражданнар (оешманың ликвидацияләнүенә йә штат кыскаруга яки оешма хезмәткәрләре саны кимүгә бәйле рәвештә эштән азат ителүгә планлаштырыла торган),
– агымдагы елда Урта һөнәри яки югары белем бирү программалары буенча укуларын тәмамлаучы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән һәм алган һөнәре (белгечлеге) буенча туры килә торган эш булмаган гражданнар.

Чараларда катнашу өчен, укулар узарга теләгән гражданнар «Россиядә эш» дигән мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформаны кулланып, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу турында гариза тапшыралар. Укыту оештырылачак компетенцияләр исемлеге белән карардагы үзгәрешләр расланганнан соң «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында танышырга мөмкин булачак.

«Демография» проекты буенча укырга телэучелэр булса түбәндәге телефон номерына хәбәр итүегез сорала, укулар бушлай:
8(84368)2-44-19, 2-52-34

Укуларны оештыру буенча Балтач районы мәшгульлек үзэгенең белгече: Шакирова Альбина Альбертовна

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илкүләм проект демография