Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Диӊгез ярында

Көткән идек, ә шулай да бистәнеӊ, елга кырыена урнашкан авылларныӊ кайбер урамнарына бу кадәр суныӊ күп төшүе кисәк булды кебек. Язгы суныӊ зур булачагын, урыннарда су басулар күзәтелсә, хәбәр итү өчен телефоннарга кадәр газета аша җиткердек. Әмма урыннарда, бергәләп, «алдагы елдагыча узар әле» дигән тыныч, битарафлык белән бу мизгелләрне көткән...

Ургылып аккан су өстендә безнеӊ тарафтан ташланган чүп-чар өеренеӊ, файдаланылган машина көпчәкләренеӊ болай да кечкенә күперләрне бөяп, су бакчаларга, урамнарга¸ишек алларын юл алгач кына чаӊ суга башладык. Бу очракта да кулларда көрәк яисә бүтән эш коралы түгел, ә кәрәзле телефон…
Бу хәлне башыннан үтмәгән кеше яза, дип уйламавыгызны сорыйм, чөнки Тукай урамындагы өйдә торганда 10 ел эчендә 2 тапкыр язгы су нәкъ безнеӊ ишек алдыннан юл алды. Ә ул чорда барлык кеше күпмедер язгы ташуга үзе хәзерләнә иде: көздән канаулар тирәнәйтелә, яз көне кар астына су төшүгә ул канаулар яӊадан казыла иде. Хәзер суныӊ безнеӊ өйгә, каралты-курага кермәвенә инанып, канауларны күмәбез, чүп-чарны бакча артына, урамга өябез һәм күпмедер шуныӊ нәтиҗәсен дә күрәбез кебек. Бу очракта башны кашырга, күргән казаны, иминият килешүләре булса, эзләтеп алу ягын гына карарга кала. Шушма ярларыннан чыгып, диӊгез кебек җәелсә дә, әлегә урмандагы карлар эреп, сулары төшеп җитмәде, димәк, тынычланырга иртәрәк. Сак булыйк.
Кече Лызи авылы күренешләре
Балтач бистәсе күренешләре
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250