Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Диләрә Габдрахманова: «Милли кәсепне саклау өчен бар көчемне куям»

«Ивамебель» фабрикасы һөнәрчеләре талчыбыктан җиһазлар үрә

«Ивамебель» фабрикасы һөнәрчеләре талчыбыктан җиһазлар үрә.

Борынгы әби-бабаларыбызның һөнәрчелек рухын саклаучы, районыбызның ямьле бер бизәге булган «Ивамебель» фабрикасы үзенең эшчәнлеген Яңгул авылында оештырып, бүгенге көндә максатчан рәвештә дәвам итә. Җитәкчесе Диләрә Рашит кызы Габдрахманова талчыбыктан җиһазлар үрү фабрикасының яшәеше-үсеше, икътисадый тотрыклыгы өчен бар тырышлыгын куя. Моның шулай икәнлеге бүгенге әңгәмәбездә ачык чагыла.

— Диләрә ханым, су буенда үскән таллардан могҗизалар тудыру һәм шул могҗизаны бизнеска әверелдерү — җиңел эш түгел. Авырлыкларны ничек җиңеп барасыз?

— Һәр бизнеста булган шикелле, бездә дә үсеш чоры булды, төрле этапларны уздык, ябылырга җиткән вакытлар да булмады түгел. Төптән күтәрелдек дияргә дә була. Авырлыкларны ничек җиңәсез дигән сорауга, иң беренче, команда, кадрлар белән дип әйтер идем. Мин үземнең позитив командамнан уңдым, ике игезәк кыз — Рәйсә белән Рәсимә, берсе хисапчы, берсе тегү цехын җитәкли, алар миңа нык терәк булдылар. Мин булмый дигәндә алар була дип, алар булмый инде дигәндә мин була, дип, шулай бер-беребезне яхшылыкка рухландырып эшлибез. Чепья егетләренең ярдәме зур булды, иң авыр вакытларда да алар безне ташлап чыгып китмәде, алар безгә ышандылар һәм бүгенге көндә дә фабрикада алар безнең төп осталарыбыз. Хәзерге ассортимент элеккеге Чепья, Карадуган мебель фабрикаларыннан 90 проценты белән нык аерыла, — яңа җиһазлар булдырдык, бик күпкә алга киттек. Ассортиментта 500-600дән артык эшләнмәләр — люстралардан алып шкаф-караватларга хәтле, төрле өй җиһазлары, вак-төяк кәрзиннәр, балалар бүлмәсе өчен кирәкле җиһазлар, зур-зур этажеркалар да бар, бүгенгесе көндә заманча, Европача, Скандинавия стилендә эшлибез. Сезон саен яңалыклар кертәбез.

— Күргәзмәләрдә еш күренәсез, тауарларны чит илләргә дә җибәрү мөмкинлегегез бар...

— Күргәзмәләрдә хәзер еш катнашмыйбыз, кирәк дип тапмыйбыз. Ел да узучы Спасс ярминкәсендә катнашабыз үзе, бу көннәрдә шунда идек. Планда — Мәскәүдә узучы зур «Җиһаз» күргәзмәсенә чыгу. Чит илләргә тауарлар җибәрәбез, мәсәлән, Италия, Казахстан, Израиль, Америка вәкилләре бездән сатып ала.

— Яңгул авылыннан күченү, яки филиаллар ачу, гомумән, тагын да үсү юнәлешләренә ничек карыйсыз?

— Фабрика элекке Яңгул хастаханәсе бинасында урнашкан. Ремонт вакытында биредә ике зур өстәмә бина төзелде, икесендә ир-егетләр, берсендә хатын-кызлар эшли, офис-бухгалтерия өлеше — икенче катта. Дөресен генә әйткәндә, безгә Урал төбәкләрендә, Кырым якларында филиаллар ачу буенча тәкъдимнәр килгәли. Эшләнмәләребезнең төп кулланучылары — Рәсәй халкы. Бу агым, тренд-мода диикме инде, ягъни Скандинавия стилендәге кул эшләре әле Татарстанга килеп җитмәде. 5-10 елдан килеп җитәчәк ул, һәм экологик яктан чиста, үргән җиһазларны халык тоя-аңлый, күрә башлаячак. Әлегә Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Екатеринбург яклары кебек миллионлаган халкы булган калаларыбыз даими клиентларыбыз булып тора. Мәсәлән, 100 процент заказның 10 проценты гына, ягъни 100 данә әйбернең 2се генә Татарстанда кала, 98е Рәсәйнең башка төбәкләренә китә. Төп клиентларыбыз — йөкле ханымнар, әниләр, балаларының бүлмәләрен бизәүчеләр, күбесе блогерлар, — заказларын алганнан соң алардан шундый җылы эчтәлектәге хатлар-кайтавазлар килә: «үргән җиһазлардан рәхәт бер җылылык бөркелә, алар бик уңайлы, бүлмәгә ямь кертте», дип язалар. Бу чыннан да шулай, чөнки бездә 100 процент кул эше, хезмәткәрләребез үз эшләрен яратып башкарганга күрә, эшләнмәләренә күңел җылысы да күчә. Тагын бер төп клиентлар — Рәсәйнең алдынгы дизайнерлары, аларның фабрикабыз җитештергән тауарларның сыйфатына, зәвыгенә карата фикерләре гаять тә югары. «Ивамебель» «Рәсәйнең ун иң яхшы йорт җиһазлары» исемлегенә дә керде. Төп осталар бездә — Чепья авылы егетләре, Смәел, Балтач, Борнак, Яңгул, Салавычтан да килеп эшлиләр. Фабрикада елына 1 мең ярымга кадәр товар җитештерелә һәм сатыла.

Дәвамы бар

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе