Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Диләрә Габдрахманова: «Милли кәсепне саклау өчен бар көчемне куям» (дәвамы)

«Ивамебель» фабрикасы һөнәрчеләре талчыбыктан җиһазлар үрә

— Тал чыбыкларына мохтаҗлык бармы?

— Әлбәттә бар, чөнки заказлар күп. Инде октябрьгә заказлар алабыз. Заказчиклар 2-3 ай көтәргә мәҗбүр, чөнки бу фабрика Рәсәйдә бер генә, бүтән юк. Талыннан бигрәк, кадрларга кытлык зур, эшләргә кешеләр юк. Бирегә килергә куркалар, мин аны эшли алмам, миннән булмый ул, диләр, бу эшкә бөтен кеше дә өйрәнә ала, асылына төшенгән кеше бер-ике айдан йөз процент яхшы итеп эшли башлаячак, авыр, тузанлы эш түгел, җылы, чиста, якты бинада рәхәтләнеп утырып кына эшлисе.

— Дәүләттән нинди ярдәм булса әйбәт булыр иде?

— Бүгенге көндә без үзебезнең «Ивамебель» фабрикасы базасында Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы филиалы ачылышы алдында торабыз. Аның теоретик өлеше техникумда, ә практик өлеше безнең базада үтә торган була. Анда талдан үрү юнәлешеннән тыш ювелир эшләнмәләр, тегү, агач эшләре буенча эшчәнлек алып барылачак. Безгә Татарстаныбыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәер-фатихасын бирде, күргәзмәләрдә күргән саен ул безгә бу эшне сак-лап калырга, алга җибәрергә, үстерергә, кирәк ди. Техникум мәсьәләсендә артка китешләр булды, әмма мин бу эшне башкарып чыгарга, талчыбыктан үрү һөнәрчелеген саклап калырга тырышам. Әгәр дә без хәзер кадерле кадрларны югалтабыз икән, бер кеше дә мәңгелек түгел, алар бөтен белгән осталыкларын үзләре белән алып китәчәк, һөнәрчелекне яшьләр аша саклап калып, алга җибәрү — бу безнең изге максат. Аннан соң, халык сәнгате һөнәрләренә карата грантлар, субсидияләр белән дәүләт тарафыннан да яклау тапсак иде. Чөнки ярдәм чаралары бик аз. Дөрес, ТР Мәдәният министрлыгы аша грант бар, ул да булса елына 300-500 мең сум, производство өчен бик аз акча бу. Ул да ел саен тәтеми.

— Сез күркәм эшмәкәр ханым, чәчәктәй өч кыз әнисе, җаваплы хезмәт башкаручы — Яңгул авыл җирлеге башлыгының хәләл җефете, өстәвенә, авыл җирендә эшнең бетәсе юк, ничек барысына да өлгерәсез?

— Мин кала кызы, кияүгә авыл егетенә чыктым, бирегә кайтканыма бер көн дә үкенмәдем. Аллага шөкер, тулы матур тормыш белән яшибез. Кая яшәү түгел, ничек яшәү мөһим. Ирем Ранил төпле, ышанычлы кеше. Аның янәшәсендә миңа һич кенә дә куркыныч түгел. Балалар тәрбияләүдә иремнең әнисе безгә бик булыша, рәхмәтебез зур. Әбиле булу безнең өчен зур бәхет һәм терәк. Нинди эшкә тотынсам да, башта Ранил белән киңәшләшәм, аның ягыннан хуп-лау булмаса мин эшли алмас идем. Яхшылыкка гына түгел, авырлык өчен дә бергәләп шөкер итәбез, чөнки алар аша без чистарынабыз, рухыбызны пакьлибез.

— Фабрика киемнәр дә тегә бит әле!

— Балалар һәм зурлар өчен гаять уңайлы, тәнгә рәхәт жилетлар тегәбез. Киемнәрне кызларыбыз рекламалый, яңа коллекцияләр белән фотосессияләрне өч кызыбыз белән үткәрәбез, март аеннан бирле «Вайлдберриз» белән партнерлык итәбез, шуның аша сатабыз, дөрес, сату әлегә мин теләгән күләмдә түгел, алга таба теләгебезгә ирешәчәкбез дип уйлыйм. Флис чалбарлар тегәбез, балалар шуларны киеп, кыш буе туңмыйча рәхәтләнеп йөриләр. Бәяләр бездә һәркем сатып алырлык дәрәҗәдә — кулай. Сәхнә кос-тюмнары, милли киемнәр дә искиткеч матур килеп чыга. Район тирәсендә тегүчеләр дә юк, эш бар, эшләргә кеше юк. Башта заказлар юк дип тилмердек, хәзер заказларны эшләп бетерергә кеше юк.

— Максат-бурычларыгыз, башкарган гамәлләрегез бик изге, тормышка ашырырга язсын!

— Төп максат — талчыбыктан үрү кәсебен саклап калып булса, яшь буынны да кул эшенә җәлеп итә алыр идек. Кулы эш белгән бала югалмый бит ул, аның акыл сәләте дә үсә, иҗади фикерләве дә арта, үзмәшгульлеккә дә юллары ачыла. Әлеге эшкә алынганнан бирле үземдә зур җаваплылык тоям. Рәхмәт, Республикабыз Рәисенә, ул талчыбык һөнәрчелегенең кирәклеген аңлый, милли үзаңны, милли кәсепчелекне яшәтергә тырыша. Шулай ук авылларны сак-лап калу, авылда эш булдырып, яшьләрне туган җирдә калдыру да — бу планга керә.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе