Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әдиләбез сертификатлы белгеч

Шушы көннәрдә "Факел" клубында эшләүче Әдилә Гарипова полимер балчыктан кул әшләнмәләре ясау буенча Казан шәһәрендә узган курсларда укып сертификатка ия булды.

Әдилә "Факел" клубында егет-кызларның буш вакытларын күңелле итеп үткәрүгә күп көч куя. Әле аннан тыш та төрле түгәрәкләр җитәкли. Полимер балчыктан кул әшләнмәләре ясау түгәрәге исә соңгы араларда аеруча зур популярлык казана дисәк тә арттыру булмас.

Бирегә сәләтләрен үстерергә төрле яшьтәге балалар йөри, бу шөгыль белән хәтта олылар да бик кызыксына икән . Әдилә исә бик теләп һәркемне күз явын алырлык брошьлар, заколкалар әшләргә өйрәтә. Түгәрәккә йөрүчеләр Әдиләне йомшак телле, ачык йөзле булганы өчен бик яраталар.

- Кечкенәдән табигатьне, чәчәкләрне яраткангамы, бу юнәлеш күңелемә бик якын. Шуңа да полимер балчыктан эшләнмәләр яасрга башкаларны да өйрәтәсем килеп "Факел" клубында мастер-класслар үткәрә башладым. Мастер-класска килгән кешеләр бик ошаталар, чөнки полимер балчык белән эшләү бик рәхәт, үзе бер медитация,үз кулларың белән шундый гүзәллек барлыкка китерә алуыңны күреп, тагын да сөенәсең, бу үзе бер могҗиза кебек. Килгәннәр, зурлар да, кечкенәләр дә без сезгә тагын киләбез әле, дип китәләр. Шулай ук, заказга да ясыйм, күбрәк заколкалар, брошка, чәчкә веноклар сорыйлар, туй букеты, интерьер бизәлеш өчен букетларга дазаказлар бирәләр, - ди Әдилә.

Шушы көннәрдә Әдиләбез Казан шәһәрендә Татьяны Самарцеваның полимер балчыктан кул эшләнмәләре ясау курсларында укып, сертификатка ия булды. Бу хакта ул безгә нәрсәләр сөйләде:
- Полимер глина белән кызыксына башлагач, интернет аша La Primavera дип аталган студия турында белдем. Җитәкчесе - Татьяна Самарцева. Мин аның авторлык курсларына язылдым, шунда полимер балчыктан чәчәкләр,алардан композицияләр ясарга өйрәнеп кайттым . Анда берьюлы 3-4 кеше генә белем ала, чөнки бу шактый четрекле эш, һәр укучы белән инструктор шәхсән аерым эшли, кулыннан тотып эшләтә дип әйтергә кирәк. Кул сәнгате арасында бу юнәлеш аерым бер зур урын алып тора һәм ул "Керамическая флористика" дип атала, "Ботаническая скульптура" дип тә атыйлар. Флористлар һәр чәчәкне, аның төзелешен, аның яфракларын җентекләп өйрәнеп, полимер балчыктан шуларны чынбарлыктагы шикелле итеп ясарга тырышалар. Шуңадыр да, бу кул эшләренә карап, кешеләр шаккаталар, бу чәчәкләр чын микән дип иснәп карыйлар, ләкин чын чәчәкләрдән ясалган букет бик тиз шиңә, ә полимер балчыктан ясалган букет бик күп еллар ничек бар шулай тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев