Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Диңгезнең дә башы чишмәдән

Ел саен мондый бай эчтәлекле бәйрәм уздыргач, дөрестән дә, авылның элекеге исеме – Байлар Сәрдегәне җисеменә туры килгән икән, дип сөйләштеләр бу үзгә бәйрәмгә берничә ел кайткан кунаклар. Авылның олы йөрәкле әйдәп баручыларының, аларның һәр эшен хуплап алган авылдашларның зур, уртак бәйрәме булды бу.

Элеккегечә Байлар Сәрдегәне дигән атама белән билгеле бу авылның тарихы гасырларга тоташа. Сәрдегәннең даны тирә-якка киң таралган була. Авылның сәүдәгәрләре саткан товарлар, һөнәрчеләренең эшләнмәләре күп төбәкләрдә билгеле булган. Соңрак авылның исеменә Бөрбаш атамасы өстәлә. Авыл халкы бүгенге көндә дә һаман элеккегечә бердәм булып яши белә, тырышып тормыш кора.

Авылга кергәндә, уң кул якта каеннар куенында урнашкан култыкта чишмәләрне казып, берләштереп, чыгышында ташпулат салу, шушы эшнең башында торган авылдашлары Хәсән балаларының әниләре истәлегенә «Нурзидә чишмәсе» диеп исем бирүләре, сиртмәле кою казу, басмалар булдыру, ерганакның ике ягына агачлар утырту, килгән кунаклар өчен әкияттәге кебек намаз уку бинасы — болар барысы да бербөтен булып, җанга рәхәтлек бирүе турында язган идек. Бу матурлыкка ямь биреп агачтан келәте, мунчасы белән татар йортының шушында торгызылуы — авылның яшәве, киләчәк символы булып калкып чыгуы үзе бер могҗиза.

«Чишмә бәйрәме» ел саен үзенчәлекле уза. Алдагы елда ерак чит илләрдән кайткан Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатларына бу бәйрәмдә катнашу бәхете елмайса, бу елда Россия мөселман-эшмәкәрләре ассоциациясе вәкилләре бу үзенчәлекле вакыйгада катнаштылар.

Бәйрәм елдагыча Алсу һәм Азат Фазлыевлар башкаруында Байлар Сәрдегәненә атап язылган, бу бәйрәмнең гимнына әйләнгән җыр белән башланып китте. Бөрбаш Сәрдегәнендә узган «Чишмә бәйрәме» хакында райондашыбыз, җырчы Алсу Фазлыева социаль челтәрдә менә нәрсәләр яза:

«Байлар Сәрдегәне-Бөрбаш Сәрдегәне Балтач районында урнашкан кечкенә генә авыл. Кечкенә генә булса да, олы йөрәкле зур кешеләр чыккан бу авылдан! Бертуган Хөсәеновлар ярдәме белән оешкан бу бәйрәм традициягә кереп бара! Ә алар төзекләндергән „Нурзидә чишмәсе“ ел әйләнәсе халыкны шифалы суы белән тәэмин итеп тора һәм даны белән әллә кайларга таралды. Әлеге авылга атап язылган, без башкара торган Байлар Сәрдегәне җыры күпләрнең күңелләренә үтеп керде».

Бәйрәмдә балалар белән бергә өлкәннәр дә күңел ачтылар, уйнадылар, биеделәр. Бәйрәмдә катнашучыларның, килгән кунакларның, артистлар белән бергә һәр җырны кушылып жырлаулары бәйрәмне баетты, матурлады.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов Сәрдегәннең олы йөрәкле уллары-кызларына бүләкләр тапшырдылар, рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә рәх-мәтләрнең иң олысы — "Чишмә бәйрәме"нең төп оештыручылары булган Хөсәеновларның әниләренә, бәйрәмнең кунагы булган — Нурзидә апага җиткерелде. Ил-көнгә хезмәт иткән, авылны данлаучы, саклаучы уллар үстергән ананың иңенә ак шәльяулыклар салынды, олау-олау рәхмәт хисләре җиткерелде. Зур бәйрәмдә катнашучы һәркем оештыручыларга бик рәхмәтле булып, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Авылларыбызда, районыбызда туган җир, авыл өчен җан атып йөргән милләтпәрвәрләр булганда телебез дә, динебез дә сакланыр, иншааллаһ! Үзләренә, райондашларга һәм килгән дәрәҗәле кунакларга шушындый зур бәйрәм оештырган Сәрдегән халкына, башлап йөрүчеләрнең һәркайсына олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмә