Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дәүләт автоинспекциясе һава торышының начараюы турында кисәтә

Катлаулы метеорологик шартларда шофкрлар хәрәкәтнең рөхсәт ителгән тизлеген түгел, ә килеп туган шартларда куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш.

Республика буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе 22 нче февральдә Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә: көчле кар, буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда кар көртләре һәм бозлавык булачагы турында хәбәр итә.

Катлаулы метеорологик шартларда транспорт чараларын йөртүчеләр хәрәкәтнең рөхсәт ителгән тизлегенә түгел, ә килеп туган шартларда куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы юнәлештәге хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгудан тыелу зарур. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм пассажирларны да куркынычсызлык каешларын эләктереп кенә йөртергә кирәк. Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр бары тик балалар өчен махсус утыргычлар гына кулланып йөртү мөһим.

Җәяүлеләр бары тик җәяүлеләр кичү юлы буенча һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына йөрергә тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында яки күренмәү шартларында җәяүлеләргә үзләре белән яктылык кайтаручы элементлар булган предметларга ия булырга һәм әлеге предметларны транспорт чаралары белән йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искәртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы буран