Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дәүләт бүләкләре

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен түбәндәге иптәшләр дәүләт бүләкләренә лаек булдылар

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен түбәндәге иптәшләр дәүләт бүләкләренә лаек булдылар (мәртәбәле бүләкне аларга Алдынгылар җыенында тапшырдылар):

– Татарстан Республикасының “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем “Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллинга, “Игенче” авыл хуҗалыгы бригадиры Илдар Сәмигуллинга бирелде.

– “Татарстан Республикасының Атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем “Труд” хуҗалыгы тракторчысы Владимир Тукметовка бирелде.

– Массакүләм спортны үстерүдәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен» медале белән “Спорт мәктәбе” тренеры Дамир Гобәйдуллин бүләкләнде.

– Агросәнәгать комплексындагы казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре” исеме “Смәел” хуҗалыгы  җитәкчесе Илһам Шакировка бирелде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт Хатына лаек булдылар:

– “Татарстан” җәмгыятенең зоотехник селекционеры Илдар Фатыйхов;

– “Смәел” хуҗалыгы машина йөртүчесе Ильяз Әхмәдиев;

– “Дуслык” җәмгыяте баш хисапчысы Галина Николаева;

– “Татарстан” җәмгыятенең баш инженеры Җәмил Шакирҗанов.

– Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт Хаты белән муниципаль бюджет киноучреждениесе директоры Радик Тихонович Михайлов бүләкләнде.

Алдынгы терлекчеләр сафында:

– Эльвира Нурислам кызы Габделхакова, Фәнил Мөбарәкҗан улы Хөрмәтуллин – “Татарстан” җәмгыяте;

– Хәбир Гайфетдин улы Шәрәфиев – “Дуслык”   җәмгыяте;

– Алсу Данил кызы Хәйретдинова – “Игенче” хуҗалыгы;

– Гөлфия Нургаян кызы Дәминова – “Бөрбаш” җәмгыяте;

– Ришат Габдулла улы Гарифҗанов – “Маяк” җәмгыяте;

– Рәмзия Илдар кызы Сафина, Басыйр Кәбир улы Сафин –“Сосна” җәмгыяте;

– Мансур Мөнир улы Мөдәрисов – ”Яңа тормыш” җәмгыяте;

– Лилия Инсур кызы Хисамиева – Тимирязев исемендәге җәмгыять;

– Рәмзия Мансур кызы Мөхәммәтҗанова, Гадел Билал улы Гатауллин – “Кызыл юл” хуҗалыгы;

– Хәлил Солтан улы Ногманов – “Кама” хуҗалыгы;

– Татьяна Петровна Никифорова – “Сорнай” җәмгыяте;

– Юлия Васильевна Исаева – “Алга” җәмгыяте;

– Наталья Евгеньевна Шубникова – “Активист“ җәмгыяте;

– Фирдәүсә Нәбиулла кызы Галиева – “Арбор” җәмгыяте;

– Илһам Фәтхелислам улы Фәйзрахманов – “Борнак” җәмгыяте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәүләт бүләкләре