Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дәүләт программалары эшләмәсә, иске күңелсез йортларда яшәр идек

Без - Чепья авылы Рабочая урамы 18 йортта яшәүчеләр, йортыбызның капиталь ремонтлануын бик күптәннән көттек. Чөнки бу йортның салынуына 40 елдан артык вакыт узган һәм ул бик күңелсез рәвештә иде. Хәзер башкарган һәр эш өчен куанып бетә алмыйбыз.

Быел ҖЧҖ "Балтач районының идарә итүче компаниясе" карамагындагы әлеге йорт, республикада күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы буенча ремонтланып, бөтенләй башка төс алды. Су системасы алыштырылды, канализация эшләнде, өлкәннәребезгә икенче каттан ук чиләк белән су ташып йөрүләре дә рәхәт түгел иде, хәзер бу мәшәкать тә хәл ителде,түбә алышынды, подъезд яңа төсмер алды - пластик тәрәзәләр куелды, стеналар буялды, идәннәргә яңа заманча кафель җәелде, коридорның ут чыбыклары алышынды. Саный китсәң, шактый күп эш башкарылды.
Тормыш булгач, әле аннан, әле моннан, вак-төяк җитешсезлекләр чыккалап торса да,ремонт эшен башкарган оешма бу кимчелекләрне вакытында төзәтеп тора. Алга таба да бу мәшәкатьләр хәл ителер дип ышанабыз. Шундый зур эшләр артында торучы кайбер җитәкчеләргә үзебезнең матур теләкләребезне җиткерәсе килә. Иң беренче йортыбызны капитль ремонка кертү өчен безгә Чепья комуналь оешмасыннан Балтач ҖЧҖ "Балтач районының идәрәче итүче компаниясе"нә күчәргә кирәк булды. Бу эшнең башында җирлегебезнең башлыгы Нотфуллин Азат Газизуллович торды. Эшнең башыннан ахрына кадәр кызыксынып, киңәшләрен бирде. Яз-көз айларында, җәйге яңгырларда ишегалды аяк атлап йөрмәслек була иде, Азат Газизуллович моны да үз өстенә алды, вак таш җәйдерде. Әле җәйгә чыккач тагын өстәрбез дип тә куандырды.
"Балтач идәрәче итүче компаниясе"нең директор урынбасары Фәрит Ибрагимовка без бик рәхмәтле. Безнең бөтен моң-зарыбызны, гозеребезне ул тыңлады, булган сорауларны урынында хәл итте. Бу оешма районыбызда барлыгы 30 йортка капиталь ремонт ясаган. Ул йортта яшәүчеләр дә безнең кебек куаналардыр.Чөнки мондый программалар эшләмәсә, һаман да иске, күңелсез йортларыбызда яшәр идек.

Җитәкчеләребезгә гаилә имнлеге, эшләрендә уңышлар Һәм алга таба да тыгыз элемтәдә матур итеп эшләвебезне телим.
Шушы йортта яшәүчеләр исеменнән
Зәлия Зиатдинова
һәм Антонида Копарова.
Фото: http://meshanskiy.caoinform.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250