Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды хезмәткәрләре ишек шакый...

Пенсиягә кагылышлы сорауларга район Пенсия фондының имминият взнослары буенча бүлек җитәкчесе Сабирова Гөлнара Борисовна җавап бирә.

- 2015 елның 1 гыйнварыннан пенсиянең иминият һәм тупланма өлешләрен мөстәкыйль иттеләр. Бу нигә кирәк иде?
- Эшләүче гражданнарның булачак пенсиясе эш бирүче эшчесе өчен Пенсия фондына түләп барган иминият кертемнәреннэн формалаша. Бүген эш бирүчеләр тули торган тариф - эшченең хезмәт хакы фондыннан 22 % тәшкил итә. Бу кертемнэр иминиятлэштерелгән затның Пенсия фонды ачкан шәхси счетында, икенче төрле әйткәндә, СНИЛСка җыела һәм булачак пенсиясен формалаштыра. 2002-2004 елга кадәр әлеге кертемнәр картлык буенча туләнәчәк пенсиянең иминият (русчалатып әйткәндә - страховой) һәм тупланма (накопительный) өлешләренэ бүленә иде.
Ә 2015 елның 1 гыйнварыннан пенсиянең әлеге ике төре дә мөстәкыйль рәвеш алды: хәзер алар иминият пенсиясе (страховая пенсия) һәм тупланма пенсия (накопительная пенсия) дип атала. Иминият пенсиясе ел саен хөкүмәт билгеләгән индексация исәбеннән чыгып үсә, ә тупланма өлеш алай индексацияләнми. Шуның өчен тупланма өлешне дәүләт идарә компаниясенә яки дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына тапшырырга кирәк. Алар исә бу акчаларны инвестицияләп, вакыт узу белэн сумманы арттырырга омтылачак.

- Пенсия формалаштыруның нинди юллары бар?
- 1967 елда туган һәм аннан яшьрәклэр быелның 31 декабренэ кадәр пенсия белән тәэмин итү вариантын сайларга тиеш. Быел беренче тапкыр эшкэ урнашканнар үзенэ ошаган вариантны 5 ел эчендэ яки 23 яше тулганчы сайлый ала. Пенсия белән тәэмин итүнең ике варианты бар:
1. Бары тик иминият пенсиясе (страховая пенсия).
2. Тупланма (накопительная пенсия) һәм иминият пенсиясе (страховая пенсия).

Иминият пенсиясе баллар нигезендэ формалаша. Аның күләмен дәүләт билгели һәм узган елдагы инфляциядән түбән булмаслык итеп арттыра. Шул рәвешле, анын үсүегарантияләнгән.

Тупланма пенсия кешенең теләге буенча формалаша. Ул аны я Россия Пенсия фондында, я дәүләтнеке булмаган Пенсия фондында саклый. Тупланмаларның ни дәрәҗәдә керемле булуы акчаны инвестицияләү нәтиҗәсенә бәйле. Монда керем генә түгел, зыян да булырга мөмкин. Зыян килгән очракта, гражданнарга түләнгән иминият кертеме суммасын кайтару каралган. Тагын бер тапкыр искәртеп үтәм: тупланма пенсия дәүлэт тарафыннан индексацияләнми һәм инфляциядән сакланмаган.

Алдагы әйтеп киткән ике вариантның берсен сайлагач, Пенсия фондына гариза язарга кирэк. Шуннан сон Россия Пенсия фонды пенсия тупланмасы акчасын гаризада күрсәтелгән идарә итүче компаниягә яки дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына тапшыра. Шулай ук кеше иминиятчене сайламыйча, тупланма пенсия формалаштырудан баш тартырга мөмкин.

- Гариза язмаган очракта ни булачак?
- Автомат рәвештә беренче вариант сайланачак, ягъни пенсиянең тупланма өлеше булмаячак.

- Күпләр пенсиянең дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына ышанып тапшырудан курка. Чөнки ялганчылар белән дөнья тулган. Андый фондларга ышансаң, киләчәктә пенсиясез калу янамыймы?
- Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондлары банкротлыкка чыккан яки финанс базарында югалтулар кичергән очракта, пенсия тупланмалары гарантия фонды исәбеннэн компенсацияләнәчәк.

- Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына күчкән очракта, Пенсия фондына хәбәр итәргэ кирәкме?
- Кирәк. Моның өчен башта дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды белән килешү төзергә һәм Пенсия фондының территориаль органына гариза язарга кирәк. Гариза язу өчен үзең белән паспорт һәм иминият таныклыгы (СНИЛС) булу зарур.
- Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250