Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дөнья гаме сыйган күңел

Балтач урта мәктәбендә шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин белән очрашу кичәсе узды. Ул шагыйрьнең үзе кебек үк хисле һәм эчкерсез булды.

Әлеге очрашуның төп сәбәпчесе 4 сыйныфта укучы Алия Нәбиева булып чыкты. “Күңелле мизгелләр” фонды Роберт Миңнуллин иңатына багышланган республикакүләм бәйге уздырган иде. Райондашыбыз Алия Нәбиева исә әлеге конкурста ңиңү яулаган. Аны котларга Роберт әфәнде үзе киләсе иткән.

– Бүгенге искиткеч ихлас очрашуның сәбәпчесе Алияне күрер, сезнең белән очрашыр өчен кайттым. Гомумән, Балтачны бик яратам, тырыш һәм мактаулы халкын хөрмәт итәм, – диде шагыйрь.

Роберт Миңнуллин хөрмәтенә Балтач урта мәктәбендә рәсем, нәфис сүз остасы бәйгеләре уздырылган. Очрашу вакытында ңиңүче балалар Роберт Миңнуллин кулыннан Мактау таныклыклары алу бәхетенә ирештеләр. «Нәфис сүз осталары» конкурсында ңиңү яулаган беренче сыйныф укучылары (рәсемдә сулдан-уңга) Давыт Бикбаев, Инзилә Габдрахманова һәм Зилия Әскарова башкаруындагы үз шигырьләрен Роберт әфәнде зур игътибар белән тыңлады. Очрашу барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга ңаваплар да алды, шагыйрьнең балачагына, сабый чагы һәм яшьлеге узган Сөн буйларына да сәяхәт итте. Балтач мәктәбе егет-кызлары Роберт әфәнденең үзен дә чабаталы яшьлегенә алып кайтты. «Чабата» биюе һәм моңлы, дәртле татар халык ңырлары белән беррәттән аның сүзләренә  иңат ителгәннәре дә күңеленә хуш килде шагыйрьнең. Дөньяның барлык гамен күңеленә сыйдырган шагыйрь белән очрашу, иң мөһиме, күзгә-күз карашып аралашу укучыларга күпме күңел байлыгы бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу