Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дөньяда хатын-кызларның роле турында татар кызлары видеоролик төшергәннәр

Социаль челтәрләрдә Татарстан кызлары төшергән видеоның популярлыгы арта бара, ул һәр хатын-кызга дөнья өчен ничек мөһим булуын искәртү өчен кирәк. Илһамландыручы видео төрле хатын-кызларның тормышын коронавирус пандемиясе ничек үзгәрткәнен, киләчәккә нинди өметләре барлыгын һәм дөнья турында уй-фикерләрен күрсәтә.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Каждый день женщины принимают много решений – гораздо больше, чем может показаться на первый взгляд. Мы часто склонны преуменьшать свою роль, считая, что решение глобальных вопросов – удел мужчин. Это давно не так. Мы активно участвуем в социальной и политической жизни, мы влияем на развитие культуры, науки и образования. ⠀ Вспомните, кто вместе с президентом был в первых рядах во время пандемии: Лейла Фазлеева, Марина Патяшина, Эльмира Зарипова. Или посмотрите, как одна хрупкая, на первый взгляд, женщина смогла перевернуть наши представления о том, какими могут быть общественные пространства в Татарстане. И таких примеров очень много! ⠀ В Татарстане живут активные, неравнодушные, вдохновляющие женщины. Мы действуем самостоятельно или объединяемся в сообщества, работаем сообща или справляемся в одиночку. Но мы можем все. ⠀ Женщины... Нам многое по силам, мы многозадачны. Мы не выбираем между семьей и карьерой, потому что успеваем и то, и другое. А еще в нашей жизни есть спорт, саморазвитие, благотворительность и т.д. Мне грустно, когда в повседневных делах, в рутине мы забываем о том, как мы сильны, умны и решительны. ⠀ Я не помню, как так произошло, что однажды, после очередной встречи Сообщества мам, мы вместе с моими подругами @vika_nika_kzn и @karinaablieva задумались над ролью женщины и написали сценарий, а затем и сняли этот мотивационный ролик, чтобы напомнить каждой женщине, как она важна для мира. Как важно каждое решение, которая она принимает. Как важен выбор, который она делает каждый день. Ведь от каждой из нас зависит то, в каком мире будем жить мы и наши дети. ⠀ Спасибо всем, кто помогал нам с производством этого ролика! Я ценю это, что вы помогли воплотить идею в жизнь?? ⠀ Делитесь и комментируйте! Нашему продюсерскому центру «Нина и ко» очень важно ваше мнение? ⠀ #женщинымогутвсе #сделайсвойвыбор #времямолодых

Публикация от НИНА ШИМИНА▫️МЕГАМАМА▫️КАЗАНЬ (@ninamegamama)

 

Роликның героинялары «Иртәгә нәрсә булачак? Балаларым нинди дөньяда яшәячәк?» дигән сораулар белән бирелә. Хатын-кызлар өчен яхшы киләчәккә өмет кенә аз, аларга ышаныч кирәк, диләр. Моның өчен тормышыңны үз кулыңа алырга, кыюрак булырга һәм дөресен сайларга кирәк.

Роликта дүрт герой кыз. Аларның сурәтләре төрле, ләкин һәр кыз үзен аларның һәрберсендә таный ала.

Ролик идеясенең авторы – ТР Яшьләр парламенты Рәисе, «Ел хатын-кызы - 2019» исеменә ия булган Нина Шимина.

«Ачыктан-ачык күренмәсә дә, һәр көнне хатын-кызлар күп кенә мәсьәләләр хәл итә. Без еш кына үз ролебезне бәяләп бетермибез,  глобаль мәсьәләләрне хәл итү – ир-атлар эше, дип саныйбыз. Бу инде күптән алай түгел. Без социаль һәм сәяси тормышта актив катнашабыз. Без мәдәният, фән һәм мәгариф үсешенә йогынты ясыйбыз», - дип яза Нина инстаграм социаль челтәрендә.

«Татарстан Президенты белән бергә пандемия вакытында рульдә кемнәр торганын хәтерләгез әле: Ләйлә Фазлыева, Марина Патяшина, Эльмира Зарипова. Яки карагыз әле, беренче карашка йомшак кына хатын-кыз Татарстанда җәмәгать киңлекләренең нинди булырга мөмкинлеге турындагы барыбызның күзаллауларын ничек үзгәртте. Һәм моңа мисаллар бик күп!» - ди Нина Шимина.

«Көндәлек эшләрдә, борылышларда без ничек көчле, акыллы һәм тәвәккәл булуыбызны онытканда, миңа моңсу, - ди Нина Шимина. - Без Виктория Юдина @vika_nika_kzn һәм Карина @karinaablieva белән бергә әлеге мотивацион роликны төшердек. Биредә һәр хатын-кызның дөньяда нинди мөһим урын алып торуын аңлатырга тырыштык. Балаларыбызның нинди дөньяда яшәве һәрберебездән тора».

Видео социаль челтәрләрдән файдаланучылар арасында киң таралыш алды: кызлар бер-берсен хуплый һәм #женщинымогутвсе #сделайсвойвыбор хештеглары белән роликлар урнаштыра.

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видео татар хатын-кызлары хатын-кыз илһам илһамландыручы видео