Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дөнья хәлен белеп булмый

Гөлйөзем, җимешем! Сагынуга чыдар хәл юк, аптырагач, утырып хат язарга булдым.

Их, минәйтәм, җүләр булганмын, монда килергә ризалык биреп. Врач нирвыларың какшаган, дип куркытмаса, аяк та атламый идем бу ял йорты дигәннәренә. Менә хәзер интегәм, ялгыз башым нишләргә белмичә. Күреп торам, монда минем кебек ялгызлар юк диярлек, күбесе парлашып йөри.

Җитмәсә, ашау ягы да такы-токы гына… Иртән солы боткасы булса, төшкә кебестә шулпасы, кичен сөтле аш. Повар хатыннан тавыклы токмач ашы сораган идем, анысын өеңдә хатының пешереп ашатыр, диде. Их, кая икән, дим, синең бәрәңге боламыгың белән йомырка тәбәсе? Сагындым инде йорт ашларыңны. Кич җиткәч, сине юксынып, анда бәрелеп, монда сугылам да балконга чыгып басам. Анда, ни әйтсәң дә, якындагы чәчәк түтәленнән хуш ис бөркелеп тора.

Кичә балкон турында киң җилкәле бер хатын йөргәләде. Үзе чәчәк иснәгән була, үзе миңа карый. Күзләре бик мут күренә, белмим, нәрсә генә кирәктер ул хатынга?!

Гөлйөзем! Синнән башка бик читен, вакыт акрын уза, шуңа кәеф ягы да чамалы гына. Сагынудан саргайганмынмы, кичә бавырымны тикшерделәр. Тикмәгә 300 тәңкә акча китте. Врач майлы ризык белән мавыкма, диде. Бирсәләр, ашар идем әле, андыен бирмиләр, дидем.

Хәтерлисеңме, кичләрен балкон турында йөрүче киң җилкәле бер хатын турында язган идем. Сораштырдым, исеме Мөстәкыя икән. Кичен чәчәк түтәле янындагы эскәмиядә таныштык, бә-әк башлы хатынга охшаган. Базарда ике ларек тотам, берүземә хәтсез зур йортым бар, ди. Ул да минем кебек ялгызлыктан интегә. Ярар, минәйтәм, бергә ял итсәк, ни әйтсәң дә, күңеллерәк булыр. Әле шуны уйлап куйдым, Мөстәкыя дә йоклаганда синең сыман борынын мышкылдатып куйгалый. Бер-берегезгә бик нык охшагансыз, дип әйтәсем генә.

Ашау ягы элеккечә әлләни дан түгел. Ярый әле, Мөстәкыя кичләрен якындагы ресторанга алып кергәли. Дөрес, андагы ризык өйдәгечә тәмле түгел инде. Шунысы яхшы, заказны күп биргәч, тамак туя. Ашаганда Мөстәкыя кайчагында минем якка күз уйнаткалап алган була. Ну, мин әлегә бирешмәскә тырышам, нык торам…

Гөлйөзем! Сагынуым турында язып тормыйм, хәзер ияләштем кебек. Янымда Мөстәкыя булгангамы, вакыт тизрәк уза башлады. Кая барсак та, бергә булырга тырышабыз. Шулай иткәндә, башка хатыннар бәйләнми. Син тагын аны-моны уйлый күрмә, ял йорты ял итү өчендер инде ул. Элеккечә сине искә төшереп өзгәләнүләр дә азая башлады. Аннан, Мөстәкыя дөрестән дә бай хатын булып чыкты. Зур йорты өстенә, өр-яңа ике машинасы да бар икән. Нәкъ мин хыялланган машиналар: берсе джип, икенчесе – безнең десятка! Мөстәкыя, их, менә шуларга берәр юньлерәк хуҗа табылсын иде, ди. Аңлап бетермим, әллә төрттерә, әллә тәкъдим ясый. Кичен ресторанда коньяк белән сыйлады. Закускага кыздырган тавык бирделәр. Ахры, карт тавык эләкте, авызым чәйнәп арыды. Мөстәкыя дә миннән шактый олырак күренә. Җүләр түгел, тора-бара ул хатынның тел төбен аңлый башладым шикелле. Ярар, мин аңа малай-шалай түгел, әлегә сер бирмим, ничек тә алдатмаска тырышам…

Гөлйөзем! Синең яныңда берни күрмичә, дөм караңгылыкта яшәгәнмен икән. Әле ярый, ял йортында Мөстәкыя очрап дөрес яшәргә өйрәтте. Үз хатының ул яктан чеп-чи надан булгач, өйрәнми кая барасың.

Ну, мин хәзер бөтенләй башка кеше. Иртән ач карынга файдалы үлән төнәтмәсе эчәм дә чыгып ишегалдын себерәм, машиналарга кунган тузанны сөртү дә минем өстә. Мөстәкыя, шулай хәрәкәтләнгәндә кан йөреше яхшыра, ди. Көне буена тик торган юк. Складка товар кайтса, бушатам, кушсалар – төяп җибәрәм. Базарда ларек тоту җиңел түгел ул.

Ашау ягы да җайланды кебек, онытылды иртән бишәр йомырка ашап, майлы кабартма белән чәй эчүләр. Бәлеш, өчпочмак ишене гүпчим күргән юк. Майлы ризык кеше гомерен кыскарта, дип, Мөстәкыя күбрәк балык ашата. Аның мойва дигәне йөрәккә бигрәк файдалы икән. Минем өчен ул мойваны аерым пешерәләр. Чирли күрмәсен дип, Мөстәкыя өзелеп тора инде. Әле беркөнне, сүземнән чыкмасаң, машинага права алып бирермен, дип шатландырды. Шулай булгач, ни кушар икән дип, аның авызына карап кына торам. Әле шуны уйлап куйдым, минем өчен шулай кайгырта алыр идеңме икән? Юктыр, аның өчен грамота кирәк. Синдә ул нәрсә бик чамалы булды. Чөнки ир чирләгәндә нәрсә ашатырга кирәклеген дә белмәдең. Шуңа тормыш итәргә үзең ише берәр наданрак ир кирәк сиңа. Инде мин үз бәхетемне таптым кебек, зинһар, кая югалды бу дип, эзләп җәфаланма.

Ярар, әйтәсен әйттем бугай, инде хушлашыйк, кайчандыр сине яратып йөргән сөекле ирең Габдрахман!

Р.S. Карале, хушлаштым дигәч тә, алай ашыкмыйк әле, дөнья хәлен белеп булмый, пропискадан төшерми тор!

 

Илдар ХӘЙРУЛЛИН

Фото: vk.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев