Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ДОСААФ музее зур кызыксыну уятты (+фото)

Сентябрь ахырында Балтач ДОСААФ автомәктәбендә ТРсы ДОСААФ мобиль музее күргәзмәсе эшләде.

Әлеге күргәзмәдә Балтач районы халкы, Балтач автомәктәбе курсантлары, мәктәп һәм Балтач гимназиясе укучылары булды. Килүчеләрнең гомуми саны 110 кеше иде. Күргәзмә барышында автомәктәп укытучылары ДОСААФ оешуның төп тарихы турында сөйләделәр, шулай ук легендар шәхесләр һәм Татарстан ДОСААФ рәисе генерал-майор Гайнулла Шакиров турында да бәян иттеләр. Бөек Ватан сугышы елларында ДОСААФның роле һәм Советлар Союзы геройлары турында белделәр. Балаларга бигрәк тә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган экспонатлар кызыклы булды, дип хәбәр иттеләр Балтач ДОСААФыннан.

Фото: Балтач ДОСААФы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач гимназиясе күргәзмә Балтач урта мәктәбе досааф Бөек Ватан сугышы Бөек Җиңү ТРсы ДОСААФ мобиль музее күргәзмәсе ТРсы ДОСААФ мобиль музее Гайнулла Шакиров Татарстан ДОСААФ рәисе генерал-майор Гайнулла Шакиров Балтач автомәктәбе ДОСААФ музее