Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Дүрт ай элек кенә әтине барып кочаклый идем..."

Яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллин вафат булганнан соң кызы Таңсылу аның Инстаграм битен алып бара.

Биредә ул шагыйрьнең иҗаты, җылы хатирәләр һәм хис-кичерешләр белән уртаклаша.

Чираттагы постта да Таңсылу ханым нәкъ аны борчыган уйлары белән бүлешкән.

«Минем хис-тойгыларымны аңлаган, минем белән бер дулкында булган һәрберегезгә бик рәхмәтлемен! Сезнең ихлас теләкләрегезне, җылы сүзләрегезне уку миңа бу авыр вакытларда нык терәк булды. Мин, әлбәттә, көне-төне елап йөрмим, хәтта көлә дә алам... Хәер, өч бала бертуктаусыз хисләргә бирелеп утырырга ирек бирмәс тә иде...

Гадәти тормыш дәвам итә, билгеле. Тик нәрсә соң ул «сабыр ит» диюләре?! Искә дә төшермимме? Фотоларын да карамыйммы? Шигырен дә укымыйммы? Бүлмәсенә дә кермимме? Укыган, караган, уйлаган саен күңел тула бит, җаным өшеп, күздән яшь бәреп чыга... Мин нишләтим соң?! «Кеше кешесе дә үлә инде», дип тә еламыйммы? Былтырның һәр көне искә төшкән саен «кеше дә чирли инде», дип жәлләүдән туктыйммы? Нибары дүрт ай элек мин әтине барып кочаклый ала идем, дүрт ай... Ә бүген «ярар инде, тормыш бит бу», дип кинәт кенә онытылыйммы?

Минем онытасым да, онытыласым да килми бит. Елый-елый булса да, уйлансам, шигырьләрен укысам, рәхәтләнәм, гаиләм, балалар тормышына зыяны тими бит. Көненә бер пост кую көне буе елау түгел ләбаса. (Хәер, фани дөньяга күчкән берәүнең аккаунтына кереп хисләнмичә, искә төшермичә буламы соң ул?!) Догасыннан да калдырмыйм, еларга ярамаганлыгын да беләм. Акылым белән аңлыйм, тик күңелемә, йөрәгемә хуҗа түгел мин. Эчемдәге – тышымда.

Тик моның белән риза булмаучыларны да аңлап була: әтинең иҗатын яратып, аның шигырьләрен укырга кергән кешеләргә минем хис-кичерешләр артыктыр. Шуңа да моның бердәнбер чарасы: үз хисләремне үз эчемдә тоту. Аларны юк итү түгел, ә кешегә ачып салмау, күрсәтмәү. Дөрестән дә, әтинең аккаунтын беренче көннән үк алып бару минем йөрәк кушуы буенча булды. Аның үзен, иҗатын онытмаулары төп сәбәп иде, бу минем өчен мөһим иде. Күңелдәгене ачып салу, дүрт ай буе эчемдәгенең йөздән бер өлеше белән бүлешү, бәлки, минем хатам да булгандыр. Гафу...

Тагын аклану кебек килеп чыкты инде. Бу аккаунт әтинең иҗатына гына багышланган булырга тиештер, мөгаен. Минем хисләр – минем белән калсын. Әтине минут саен сагынырмын, мизгелгә дә онытмам. Еласам елармын, кирәк икән, гомерем буена. Кирәк идеме икән инде минем бу язмам? Дөрес аңларсыз дип өметләнәм...» – дип язган ул.
 

Фото: idel-tat.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/D-rt-ay-elek-ken--tine-barip-kochakliy-idem-396454/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев