Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дүрт бөркеткә - ике район

Төнгә телефоннарны энергия җыярга куюны туктатырга кирәк

Быел Дәүләт янгын күзәтчелегенең юбилей елы, 18 июль көнне аның оешуына 95 ел була. Әлеге уңайдан Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Нурфат Яппаров белән биш сорауга-биш җавап үткәрдек.

– Нурфат әфәнде, 95 ел бик зур дата. Инспекциянең тарихына бераз тукталыйкчы?

– Рәсәйдә Дәүләт янгын күзәтчелегенең рәсми тарихы 1927 елның 18 июленә туры килә. Бөтенрәсәй үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСРның Халык комиссарлары советының «Дәүләт янгын күзәтчелеге турындагы» нигезләмәсендә дәүләт янгын күзәтчелегенең эшчәнлеге тәүге мәртәбә законлаштырыла: җитәкчелек оеша, янгын сакчыллыгы һәм янгын сүндерү оешмаларының эшчәнлеге күзәтү астына алына, тикшерелә. Дәүләт янгын күзәтчелеге оешуга планлы рәвештә профилактик чаралар гамәлгә керә. Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре киң агитация һәм пропаганда чыганагына әверелә. Дәүләт янгын күзәтчелеге һәр этапта да кеше гомерен саклап калу һәм коткару буенча мөһим бурычларны хәл итә. Һөнәри бәйрәм буларак ул безнең илдә беренче тапкыр 2007 елда билгеләп үтелә башлый.

– Бүгенге көндә сездә ничә хезмәткәр эшли?

– 2014 елда Кукмара һәм Балтач районнарын берләштереп, бүлек ясалганнан бирле дүрт кеше хезмәт куябыз. Башта күбрәк булган инде ул.

– Шушы дүрт хезмәткәр тикшерү эшләре дә башкара, пропаганда-агитация эшләре дә алып барамы?

– Россия Федрациясе кануннарына нигезләнеп, оешмалар һәм дә гражданнар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча чаралар күрү - Дәүләт янгын күзәтчелегенең төп бурычларыннан берсе. Инспекторлар көн дә күзәтү һәм тикшерү буенча комплекслы чаралар үткәрә. Аеруча да зур игътибар халык күп булган урынннарга, сәламәтлек һәм мәгариф учреждениеләренә бирелә. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында профилактика йөзеннән тематик иҗади бәйгеләр оештырыла, балалар белән әңгәмәләр үтә. Җәйге лагерьларда да очрашулар була. Аңлату-пропаганда эшләре халык белән дә алып барыла.

– Әлеге әңгәмә бәйрәм уңаеннан булса да, соңгы көннәрдәге күңелсезлекләрне дә әйтмичә калып булмый, - Балтачта дүрт көн рәттән яңгын очрагы теркәлде...

– Әйе, гает көнне иртәнге сәгать 5 тирәсендә Комзаводта яшен нәтиҗәсендә ялгыз йортка ут капты, өйдән күмер генә калды, икенче көнне Балтачта котельный янды, аннан соңгы көнне Түнтәрдә йорт-җирсез калдылар, 12 июль көнне Сосна юлында «Газель» машинасына ут капты. Кайсында электр җиһазлары дөрес монтажланмаган, кайсында таләпләр үтәлмәгән. Көннәр кызу торганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча да игътибарлы булуны сорар идем мин. Янгын булган саен безнең инспекторларга урыннарга барып, янгын чыгу сәбәпләрен ачыкларга, тикшерергә, гаеплене табу гына түгел, дәлилләп тә бирергә кирәк. Янгын турында хәбәр итә торган җайланмаларны бөтен йортка да, бүлмәгә дә урнаштырырга янә киңәш итәм, территорияләрдә су, ком, балта, көрәк ише әйберләр булуы шарт, көннәр коры тору сәбәпле, кайбер авылларда, бистә урамнарында су да булмау очраклары күзәтелә, шуңа күрә су бар чагында, кисмәкләрне тутырып кую сорала, аннан төнгә телефоннарны энергия җыярга куюны туктартырга кирәк, күп очрак янгыннар шуннан чыга, зарядкага куелган очракта да күзәтүсез калдырырга ярамый. Тәмәке төпчекләрен дә ташламагыз, тотып атмагыз.

– Янәдән һөнәри бәйрәмегезгә әйләнеп кайтыйк әле...

– Форсаттан файдаланып, ихлас теләкләремне ирештерәсе килә. Әлеге өлкәдә эшләп чыккан ветераннарны һәм дә хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбрик итеп, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, бәхет һәм янгыннарның аз булуын телим. Янгыннарны булдырмауга каршы җиңел булмаган хезмәттә һөнәри уңышларга ирешергә язсын!

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

фотолар: Дәүләт янгын күзәтчелеге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев