Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дүрт яшьлек малай фатирга ут төрткән

Янгын күп балалы гаилә яшәгән бер бүлмәле фатирда чыккан.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Бөгелмә районында дүрт яшьлек малай фатирга ут төрткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Восточный бистәсендә күп фатирлы йортның беренче катындагы бер бүлмәле фатирда янгын чыккан.

Ике катлы йортның беренче катындагы зур булмаган фатирда биш балалы гаилә яшәгән. Өлкәннәр йокларга яткач, игезәк малайларның берсе аш бүлмәсендә, шырпы алып, эскәтергә ут төрткән һәм, куркып, өстәл астына качкан.

Хәбәр иткеч сигналын ишетеп, малайның әти-әнисе дә йокысыннан уянган. Әти кеше бер малайны үзе белән алып, урамга йөгереп чыккан. Әнисе дә аш бүлмәсендә ут төртүче игезәк сыңарын табып, фатирдан чыгарга өлгергән. Урамда ул дүрт яшьлек сабыйны "Ашыгыч ярдәм" табибларына тапшырган һәм аңын югалткан. Ис газы белән агуланган зыян күрүчеләрне Бөгелмә Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны бик тиз сүндергән. Янгынның мәйданы 8 квадрат метр тәшкил иткән. 

 

Фото: ГУ МЧС по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын