Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дүртенче ел рәттән “Хезмәт” “Ел лидеры”

Быел исә без “Контентның югары сыйфаты, сайтның актив үсеше һәм керемнәр арту” номинациясендә җиңдек.

Ел ахырында гаммәви мәгълүмат чаралары ел буена башкарган эшләренә йомгак ясый. “Татмедиа” җәмгыяте дә үзенә кергән редакцияләрнең еллык эшчәнлеген бәяләп, нәтиҗәләр чыгарды һәм ул безнең өчен янәдән сөенечле. Дүртенче ел рәттән “Хезмәт” газетасы коллективы “Ел лидеры” булып танылды. Быел исә без “Контентның югары сыйфаты, сайтның актив үсеше һәм керемнәр арту” номинациясендә җиңдек.

“Татмедиа” җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин тантаналы рәвештә баш мөхәрриребез Вакыйф Зәкиевны котлап, диплом һәм кәрәзле телефон белән бүләкләде.

Әлеге дәрәҗәгә ирешү - редакциябезнең барлык хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Үз эшенә фидакарьлек белән караганнар гына шундый нәтиҗәгә ирешә ала. Әлбәттә, бу җиңүгә тугры укучыларыбыздан башка да ирешеп булмас иде. Нәкъ менә аларның теләк-тәкъдимнәре, газетабызга, анда басылган язмаларга карата булган фикерләре безгә кызыклы басма чыгарырга ярдәм итә, укучыларыбызның игътибары иҗат итәргә көч бирә. Яңа елда да бергә калыйк, хөрмәтле укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт"