Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дүртенче каттан егылып төшкән дә... сикереп торган!

Бәхеткә, бала җитди имгәнмәгән.

Томск шәһәрендә 21 ноябрь кичендә гадәттән тыш вакыйга булган: 6 яшьлек кыз бала күпкатлы йорттагы дүртенче катта урнашкан фатир тәрәзәсеннән урамга егылып төшкән.

Баланың тәрәзәдән егылып төшү мизгелен видеокүзәтү камерасы төшереп алган.  Кадрларда баланың көрткә егылып төшүе күренә. Аннары сабый тиз генә сикереп тора һәм подъездга кереп китә.

Хәзерге вакытта бала дәваханәдә, ул җитди имгәнмәгән.

Алты яшьлек кыз акробатика белән шөгыльләнә. Гадәттән тыш хәл булган көнне ул өйдә ялгызы гына калган һәм, ни сәбәпледер, тәрәзәдән егылып төшкән.

Хәзер аның сәламәтлегенә куркыныч янамый. Ул гомум палатага күчерелгән. Табиблар һәм туганнары сүзләренчә, кыз физик формасы яхшы булганга гына исән калган. Тик аны өйдә ялгызы калдырган әнисенә закон алдында җавап бирергә туры киләчәк, дип яза Кызыл таң.

Фото: кп.ру

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала егылган