Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дуңгыз елы ниләр вәгъдә итә?

Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр калып бара. Астрологларга ышансак, алдагы ел финанс уңышы, иминлек, гаилә бәхете, күп балалар тууны вәгъдә итә.

 “Яңа елны ничек каршылыйсың, ул шулай үтәчәк”, диләр. Күпләр өчен бу буш сүзләр түгел.

Яңа елны ничек каршыларга?

2019 ел хуҗасы ялгызлыкны яратмый икән. Бәйрәмне дуслар, туганнар арасында матур мәҗлес оештырып каршыларга киңәш ителә. Яңа ел каршылаганда юмор хисен онытмагыз, шаярып-көлеп күңел ача белүчеләрне алдагы ел хуҗасы аеруча ярата икән. Сценарий төзеп, костюмнар белән тамаша оештырсагыз, аның күңеленә бөтенләй хуш килер.

Якыннарга ни бүләк итәргә?

Бүләк бик матур, кыйммәтле һәм шатлык китерә торган булса яхшы. Әлбәттә, һәркем кесә ягын чамалый. Ләкин якыннарыгыз бүләкне ачкач, гаҗәпләнеп, шатланып, елмаеп җибәрерлек булсын!

Табынга нәрсә куярга?

2019 – Дуңгыз елы булса да, табынга дуңгыз итеннән койка (холодец) һәм башка ризыклар куярга киңәш итмәс идек. Томалап пешерелгән яисә кыздырылган тавык, үрдәк, каз, сыер, сарык, куян итенә өстенлек бирегез.

Салатлар һәм гарнир өчен борчак, фасоль, ногыт, ясмык, мулдан яшелчә кулланыгыз. Чәй янына җиләк-җимеш, баллы камыр ризыклары куегыз. Дуңгыз бөртеклеләр ярата, шуңа күрә табынга ботка куярга онытмагыз.

Бездән берничә рецепт…

Җиңсәдә пешкән үрдәк

Майонезга сарымсак уып салабыз, аджика, чама белән тоз, борыч сибеп болгатабыз. Шуны үрдәкнең эченә-тышына сылыйбыз һәм 12 сәгать тотабыз.

Җиңсәгә салып, духовкада 1 сәгать пешерәбез. Җиңсәдән алып подноска салабыз. Өстен үзебез теләгәнчә бизибез.Поднос кырыена түгәрәкләп суган,урталай ярып кыздырган бәрәңге тезәргә мөмкин. Табынга кайнар килеш чыгарабыз.

«Цезарь» салаты

Пешкән тавык итен шакмаклап турыйбыз. Арыш ипиен шакмаклап турап, бер тырнак сарымсакны угычтан уабыз, бераз майланган һәм кызган табада икесен бергә кыздырабыз. Ипи кетердәп торырга тиеш.

Пекин кәбестәсе, пешкән йомырка, помидорны турыйбыз. Ингредиентларны катлам-катлам итеп тәлинкәгә җәябез. Өстенә уылган сыр сибәбез.

2 кашык табигый йогырт, 1 кашык горчица, 1 кашык лимон согы, бер чеметем тоздан соус ясыйбыз. Барысын бергә яхшылап туглап, салат өстенә агызабыз.

«Захарушка» салаты

Катлам-катлам ясала. Кәбестә (озынча), ысланган тавык ите (шакмаклап), 1-2 йомырка (эре угычтан), кишер угычтан (чи). Һәр катына юка итеп кенә майонез сыларга. Өстен чипсы белән бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев