Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дус яшәүгә ни җитә!

Апрель башларында Кече Лызи балалар бакчасында «Полилингваль тирәлектә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның аң мәнфәгатьләре үсеше» дигән темага тәрбиячеләр өчен семинар үтте.

Семинар эшендә Балтач, Арча, Саба, Мамадыш районнарыннан тәрбиячеләр катнашты.

Әлеге чарада без үз халкыбызга һәм башка милләт вәкилләренә карата балаларда ярату һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү буенча тәҗрибә уртаклаштык. Балтач удмуртларының «Кенеш» милли-мәдәни ассоциациясеннән Ольга Пчельникова, рус милли мәдәни берләшмәсе региональ оешмасыннан Анастасия Данилова, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының райондагы җитәкчесе Зөлфирә Камалова кунак булып килгәннәр иде.

Безнең бакчага рус, татар, удмурт милләтеннән булган балалар йөри. Шулай итеп, без күпмилләтле балалар бакчасы булып саналабыз. Балаларда үз милләтләренә, телләренә һәм башка халыкларга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашуыбыз килгән кунаклар тарафыннан югары бәяләнде. Семинарны оештыручы мәгариф идарәсе методисты Гөлнара Нотфуллина белән берлектә әлеге мәсьәләне күтәреп, теләгебезгә ирештек, милләтләр дуслыгын ныгытуга янәдән этәргеч бирә алдык кебек.

Нинди генә очракта да дус яшәүгә җитми. Нинди генә милләттән булсаң да, без барыбыз да шушы дөнья балалары, яшәү рәвешләребез дә бер, уйларыбыз да изге, бары тик телләребез үзгә дә, гореф-гадәтләребез башка. Кече Лызи балалар бакчасы коллективы гомер-гомергә татар, удмурт, рус һәм башка милләт балаларын берләштергән, данлы юллар үткән һәм хәзер дә үткәннәр кайтавазын саклап, лаеклы рәвештә эшчәнлеген дәвам итә.

Лилия Низамова,

Кече Лызи балалар бакчасы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Лызи балалар бакчасы