Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дүшәмбе көнне бозлавык һәм буран булыога мөмкин, сак булыгыз!

Метеорологлар фаразлавынча, якшәмбе киченнән (13 ноябрь) дүшәмбе киченә (14 ноябрь) кадәр Татарстанда урыны белән кыска вакытлы буран, тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитүче көчле җил, шулай ук юлларда бозлавык хасил булуы көтелә.

 

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә төп иминлек чаралары хакында искәртәләр. Көчле буран вакытында аерым очракларда гына бинадан чыгарга рөхсәт ителә, урамда үзең генә йөрү тыела. Чыгып китәр алдыннан кая баруыгыз һәм кайчанрак кире кайтуыгыз турында дусларыгыз яки якыннарыгызга хәбәр итегез.

 

Ерак юлга чыгарга ниятләгән машина йөртүчеләргә үз автомобильләренең техник торышын тикшерергә, ягулык һәм яхшы антифриз запасын булдырырга кирәк. Машинада насос, трос, баллон ачкычы һәм домкрат, шулай ук авария комплекты (телефонны кору җайланмасы, запас аккумулятор, җылы киемнәр һәм әйберләр, көрәк, кул фонаре, аптечка, азык-төлек, балта һ.б.) булуын тикшерегез.

 

Көчле җил вакытында да өйдән чыкмаска, ишек һәм тәрәзәләрне яхшылап ябарга киңәш ителә. Урамда реклама такталары, вывескалар, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләренә якын килмәгез. Машинагызны зур агачлар янында калдырмагыз.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә машина йөртүчеләргә ерак сәфәргә чыкмаска киңәш итәләр. Җәяүлеләргә дә урамда игътибарлырак булырга: барлык автомобильләрнең дә сезне үткәреп җибәрүенә инангач кына бары тик зебра буйлап юл аша чыгарга кирәк.

 

Бәла-каза булган очракта, 112 бердәм номерына мөрәҗәгать итә аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев