Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дуслык бәйрәме

Дуслык сүзен тәпи басып киткән бала белеп, аңлап үсә. Дөрес, балачакта ишеткән әлеге төшенчә тора-бара киңрәк мәгънә ала. Бүген без халыклар дуслыгы турында озаклап сөйли алабыз.

Чепья урта мәктәбе башка белем йортларыннан укучыларның милли составы төрле булу белән аерылып тора.Мәктәптә удмурт, татар, мари милләтеннән булган балалар белем ала. Шуңа күрә укучыларда этномәдәни компетентлык тәрбияләүгә мәктәбебездә зур игътибар бирелә, һәм ел дәвамында әлеге юнәлеш буенча бик күп төрле чаралар уздырыла. Көзге каникулга китәр алдыннан Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырылган Дуслык бәйрәме югарыда әйтелгәннәрнең бер матур мисалы булып тора.

    Бу көнне мәктәп иртәдән гөрләп торды. Кемнәрдер “Көзге матурлык” исеме астында оештырылган конкурс-күргәзмәне карарга ашыкты.   Башлангыч сыйныфларда укучы һәр бала әти-әнисе белән берлектә төрле кызыклы  эшләр алып килгән. Алар табигый материаллардан, көзге яшелчә уңышыннан, яфраклардан искитәрлек  кул эшләнмәләре ясаганнар иде. 

  “Россия – уртак йортыбыз” дип исемләнгән рәсем конкурсында да бик актив катнашканнар укучылар. Әлеге конкурс балалар өчен үзләренең сәләтләрен күрсәтергә яхшы мөмкинлек булып тора.

    Россия, Татарсан тарихы, Бердәмлек  көненең килеп чыгышы турында бай мәгълүмат тупланган  китаплар күргәзмәсе дә укучыларны үзенә җәлеп итте.

     Бердәмлек көне уңаеннан  уздырылган ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар, сыйныф сәгатьләрендә   укучылар патриотизм, әхлак, җаваплылык хакында фикер алыштылар. 

      Шулай да, иң җанлы урын – көзге ярминкә  булды.Әйтерсең, чып-чын Чепья базары инде! Бәйрәмгә килгән һәркем күңеленә ошаган әйберне сатып ала алды. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, тормыш итәргә, сатарга һәм алырга өйрәнү максатыннан оештырылган әлеге чарадан һәркем канәгать калды.

      Мондый бәйрәмнәр бервакытта да җыр–биюләрдән башка гына узмый. Тәнәфесләрдә һәр милләтнең үз көе яңгырады, милли уеннары, гореф-гадәтләре күрсәтелде. Удмурт кызы Валерияның иптәшләре белән бергә рәхәтләнеп татарча биюе күпләрдә соклану уятты.

      Ә мәктәп ашханәсендә балаларны җаваплылыгы чикләнгән “Труд” җәмгыяте һәм Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев иганәчелегендә бәйрәм табыны көтә иде.

   Мондый чаралар төрле милләттән булган укучыларга бер-берсен яхшырак аңлауга, бер-берсенә якынаюга, дуслашуга зур этәргеч була, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карауга, ягъни толерантлыкка китерә. Поликультуралы шәхес тәрбияләү - бүгенге мәктәпнең иң мөһим бурычы.

 

Чепья урта мәктәбенең

милли эшләр буенча директор

урынбасары Р.З.Бәхтиярова

Фото: И. Чупанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дуслык