Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дәвалаучы майларны беләсезме?

Кайбер үсемлек майлары аеруча файдалы.

Диетологлар фикеренчә, барлык үсемлек майлары арасында иң файдалысы – горчица мае. Бу майны көн саен 1әр аш кашыгы кулланырга киңәш итәләр. Хәтта хроник йөрәк чирләреннән интегүчеләрнең дә йөрәк эшчәнлеге нормальләшә, сәламәтлеге яхшыра икән. Май антисептик һәм бактерицид үзенчәлеккә ия. Ул 10 айга кадәр саклана ала.

Баш өянәге интектергәндә көненә 3 тапкыр ашаганда 1әр аш кашыгы кукуруз мае кабалар. Баш шаулаганда иртән ач карынга 1 аш кашыгы кукуруз мае, артыннан 1 стакан җылы минераль су эчәләр. Башта бераз күңел болганырга мөмкин, берничә көннән бу үтәчәк. Дәвалану курсы - 1 ай, елына 2-3 курс үтү файдалы.

Ә менә арыганда, хәлсезләнгәндә мондый катнашма ясап кулланырга киңәш итәләр. 1әр стакан эрбет (яки әстерхан) чикләвеге һәм карабодайны иттарткычтан чыгарырга. Шуңа 1 стакан бал кушарга. Көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан 1әр аш кашыгы кабарга. 1 ай буе шулай дәвалану нәтиҗәле, дип яза Кызыл таң.

Алдан табиблар белән киңәшләшү мөһим!

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалые ризыклар