Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дәвам итсен бәхет юлы...

Фаварис Галиев бөтен гомерен туган авылына багышлаган җир кешесе, киң фикерле шәхес, җәмәгать эшлеклесе (ветераннар Советы рәисе), туган авылына, кешеләренә мәдхия җырлаучы шагыйрь, күпсанлы Мактау кәгазьләре иясе. Ә иң абруйлысы – «Россия Федерациясенең атказанган агрономы» дигән исем йөртә.

Фаварис абыйның бик күп шигырьләре тормыш иптәше Гөлсем ханымга багышланган. Ул Фаварис абыйны илһамландыручы, яңа үрләргә, эшләргә әйдәүче. Бүгенге көндә дә алар кулга-кул тотынып, Смәел авылының тарихын барлыйлар, язалар.

«Хезмәт» газетасының гомерлек укучысы һәм хәбәрчесе булган Фаварис Галиевка күптән түгел 80 яшь тулды. Аңа иҗат уңышлары, ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез.

Авылым – изге җирем

Бәхетлегә саныйм мин үземне,

Чөнки яшим Туган авылымда.

Гомерем үтә минем изге  җирдә –

Тал-тирәкле Шушма куенында!

 

Хозурланып йөрим болыннарда,

Илһамланам чыксам кырларга.

Кырлардагы икмәк муллыгыннан,

Күңел кырым тула җырларга!

 

Авылдашлар минем ипле, эшчән,

Кулларыннан килми ни генә.

Ташны җанлы итә, талны – бизәк,

Рәхмәт әйтеп данла, сөй генә!

 

Сылу кызлар эшчән – фермаларда,

Ир-егетләр булдыклы – җирдә.

Дан казанды яуда егетләрең,

Батырлар да бирдең Син илгә.

 

Уң тарафтан ага талгын Шушма,

Сул тарафтан – ярсу Урбар-су.

Азга гына аерылсам да, авылым,

Сагынамын, була ямансу...

 

Белеп нигез салган авылыбызга

Ыруг башы – данлы Исмәгыйл.

Тарихлардан килә данлы исмең,

Шундый бул Син, авылым, гел дә гел!

 

Авылдашлар, яшик һаман бергә,

Тормышларны күмеп нурга, гөлгә.

Шатландырыйк кардәшләребезне

Бәхет-шатлык өләшеп гел дә!

 

Сүнмәсен тормыш җыры

Үрмәләп, йөгереп, ухылдап,

Килеп җиттем сиксәнгә.

Бу тормыш – үземнең язмыш,

Мактасаң да, сүксәң дә.

 

Тормышны сөеп яшәлде,

Һич зарым юк әлегә.

Ачам сиксәннең ишеген,

Булсачы хәерлегә!

 

Тәртәгә яшьли керелде,

Җигелеп «уфалла»га.

Хаклыкны калкан иттереп,

Таш атып усалларга.

 

Икмәккә хезмәт  ителде,

Көтми хәрәм байлык, дан.

Икмәк хәрәмне  яратмый,

Шуңа өйрәтте вөҗдан.

 

Илемә хөрмәтле булдым,

Милләтемә мөкиббән.

Язмышымнан мин канәгать,

Үкенмимен бернидән.

 

Миссиям үтәлде кебек,

Бар йорт, агачларыбыз.

Шәҗәрәне үстерергә

Уртак балаларыбыз.

 

Дәвам итсен бәхет юлы,

Гөрләсен шатлык кыры.

Китәргә туры килсә дә,

Сүнмәсен тормыш җыры!

 

Ике супер

(эпиграмма)

Гарифҗаннар икәү бездә,

Берсеннән-берсе гыйльми.

Берсен мактап, берсен таплап,

Гөнаһ җыясым килми.

 

Берсе яза зур китаплар,

Берсе ядкәрләр җыя.

Башлары да безнекедәй,

Ул гыйлем ничек сыя?!

 

Гасырлар буйлап чабалар,

Берсен-берсе узышып.

Эшләре сыймый кысага,

Илгә чыга тулышып!

 

Шунсы тагын искитмәле,

Икесе дә Урбарлы!

Әллә Урбар тауларында

Сихри бер көч бармы?!

 

Әй, безгә ни – горурланыйк,

Бар, дип, бездә суперлар.

Хезмәтләре – мәңгелеккә,

Өйрәнерләр, укырлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев