Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дәвамлы булсын

Без 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары үзебезнең «Тормыш иминлеге нигезләре» укытучысы Марат Фәрит улы Исмәгыйлов белән 18нче февраль көнне армиядән кайткан егетләр белән очрашу кичәсенә җыйналдык.

Очрашуга Фаил Гыйбадуллин һәм Рәнис Газыймовлар килделәр. Бу очрашуны без бик көтеп алдык, чөнки безнең армия турында күбрәк беләсебез, үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап табасыбыз килде. Очрашу вакытында берсеннән-берсе кызыклы сораулар бирелде. Иң кызыксындырган сорауларның берсе, ул да булса дедовщина булды. Без алардан нәрсә ул, гомумән бармы, юкмы икәнен сорадык. Дедовщинаның тирән мәгънәсе эчке тәртип кагыйдәсе икән. Көндәлек режим, буш вакытларын ничек үткәрүләрен сорадык, ә алар үз чиратында бу сорауларга аңлаешлы, төгәл итеп җавап бирделәр. Мәктәптә өйрәтелгән фәннәрнең, физик әзерлекнең бик тә кирәкле булуын аңлаттылар. Шулай ук армия хезмәте вакытында үзеңә кирәкле һөнәр үзләштерү мөмкинлекләре турында да сөйләделәр.
Сосна мәктәбенең 10-11 нче сыйныф укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250