Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Джентльмен”нар туй тота

Гел матурлыкны гына күрәбез, уңга-сулга күз салсаң, бистәнең хикмәтләре дә җитәрлек. Кибет төпләрендә баш төзәтергә акчап сорап йөрүчеләргә, өере белән йөргән таныш исерекләргә күнектек бугай инде

(чөнки беләбез, алар кешегә зыян китерми, артыннан нинди гаилә баласы, яки нинди ялт иткән кеше иде бит, дип тә әйтергә мөмкиннәр әле), ә менә үзәктә хәер сорашып утыручыларны күрми үтеп булмый.
Җәй көне үзем дә андый абзыйга юлыктым, - яланаяк, өсте-башы тузгыган, хәер кепкасында берничә тимер акча да күренде. Берара зиратта яшәүче бомж турында да ишетелде. Үземә үк барып-күреп язарга тәкъдим иткәннәр иде. Балалары барлыгын белгәч, андый кеше бомж булалмый, дип кире кактым. Я ул эчкече, я балаларын тыңламыйча, аларны аяк астына төшерергә теләп, үз киресенә катып йөрүче. Безнең социаль өлкә ул яктан нык, кешене олыгайган көнендә кимсетергә юл куймыйлар дип беләм.

Туй көнендә яшь парлар район Мәдәният үзәгенә язылышырга килә. Ә аларның язылышып чыкканнарын бер-ике сабак әрсез, кыргый бакча чәчәге тоткан "джентльмен"нар зарыгып көтә. Мин дә шундый берәүне күрдем, ерактан чәчкәләре күркәм күренгәндер иде, бу бәйләм әнисенә, һичьюгы хатынынадыр дип уйлап куйган идем хәтта. Бактың исә туй тотучылар булып чыкты алар. "Берсе әнә клуб ишек төбен каравыллый, - ди шунда бер таксист егет. - Икенчесе юлның бу ягында - "Рамил" кибете каршында сагалый.
"Туй машинасын туктатсалар, кияү егетләре йоласына туры китереп, бер шешә аракы бирмичә китми инде. Хет чәчәге кашкарыйлар, цинияләр булса икән, каян тапканнардыр ул ботак-сатакны, себерке дә аннан матурырак күренә. Хәер, эчәргә бер сәбәп кенә бит инде ул, чын күңелдән түгел.

Менә шулай, кавышкан көнне аяк астыннан тәңкәләр җыючы малай-шалайлар күренми хәзер. Әллә алар инде үсеп җитеп, туй тотучы "джентльмен"нарга әверелгәннәрме? Белмәссең...
Фото: http://svadba-msk.ru/info/organization/uslugi/ukrashaem_svadebnyj_kortezh/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250