Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эчү - зарарлы, күп эчү - куркыныч, ткутамыйча эчү - үлем...

Яңа ел каникуллары күпләрнең кулын чишә, татарстанлылар артыгы белән хәмер сатып ала.

Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина сүзләренә караганда, Яңа ел бәйрәмнәрендә республикада яшәүчеләр куллана торган зур доза хәмерне эшкәртү организмга бик авыр. Моннан тыш, еш кына татарстанлылар чаманы белмиләр.

«Алкоголь кулланган вакытта алар еш кына нинди дозадан соң тукталырга тиешлеген белми", - дип өстәде токсиколог.

Алия Насыйбуллина, үз сәламәтлегеңә зыян салмас өчен иң яхшысы бөтенләй спиртлы эчемлекләр кулланудан баш тарту, дип ассызыклады.

Еш кына мондый утырулар начар тәмамлана: Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә медикларга алкоголь белән агулану белән ешрак мөрәҗәгать итә.

Тик спирт бик аз микъдарда булган доза хәмердән соң да, медикларның ашыгыч ярдәме кирәк булырга мөмкин.

"Ял көннәрендә республика буенча кичектергесез ярдәмгә йөкләмә арта бара. Яңа ел бәйрәмнәрендә нәкъ менә алкоголь белән агулану белән мөрәҗәгать итү саны өч-дүрт мәртәбә арта", - дип билгеләп үтте Алия Рөстәм кызы.

"Ял көннәрендә Казан пациентларына кичектергесез ярдәмгә йөкләмә арта. Яңа ел бәйрәмнәрендә нәкъ менә алкоголь белән агулану белән мөрәҗәгать итү саны өч-дүрт мәртәбә арта", - дип билгеләп үтте Алия Рөстәм кызы.

Токсиколог ассызыклаганча, кеше гәүдәсендә алкоголь тискәре йогынты ясамаган бер генә әгъза да юк. Барыннан да элек ул үзәк нерв системасына йогынты ясый. Алия Насыйбуллина сүзләренә караганда, алкоголь молекулалары кеше миен юкка чыгара. Шулай ук бавырга җитди зыян килә, цирроз килеп чыгарга мөмкин.

Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң кешеләр йөреп керергә тимераякта, чана шуа һ. б.чыгалар һәм нәтиҗәдә травмалар алалар.  Алкоголь кешегә үз халәтен дөрес бәяләргә мөмкинлек бирми - еш кына кул һәм аякларын өшетеп, хастаханәләргә эләгәләр, кайчагында мондый хәлләр ампутация белән тәмамлана.

 

Тулырак: sntat.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алкоголь