Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эче тулы аның наз

Эче тулы аның наз Яз аенда тугангамы, Йөзеңдә аның гел яз. Ә йөрәген әйтмимен дә, Эче тулы аның наз. Мәгарифтә ул методист, Кирәксә психолог. Андагыдай изге күңел, Белмим беркемдә дә юк. Көн дә туа бер мәшәкать, Көн дә уза бер чара. Кирәк икән җир читенә, Тора да чыгып чаба. Моның...


Эче тулы аның наз

Яз аенда тугангамы,

Йөзеңдә аның гел яз.

Ә йөрәген әйтмимен дә,

Эче тулы аның наз.

Мәгарифтә ул методист,

Кирәксә психолог.

Андагыдай изге күңел,

Белмим беркемдә дә юк.

Көн дә туа бер мәшәкать,

Көн дә уза бер чара.

Кирәк икән җир читенә,

Тора да чыгып чаба.

Моның белән генә бетми,

Тагын әле ул "түрә".

Киңәшкә дип килгәннәрнең

Барсының күңелен күрә.

Зарланмый ул беркайчан да,

Ничекләр ул булдыра.

Менә шундый Резедабыз

Сосна авылында тора.

Семьясы бар, зур хуҗалык,

Барысын сокландыра.

Ятим малай - Сашаны да,

Үз баласыдай күрә.


Бүген аның туган көне,

Бик күркәм юбилее.

Фәргатең белән тигезлектә

Бәхеттә яшә инде.

Шатлык-сәламәтлек белән

Тормыш юлын үтәргә.

Балалар игеле күреп

Язсын гомер итәргә.

Резидәкәй, синең юбилейга,

Яздым шигырь бүләккә.

Хезмәттәшләр - һәммәбез дә

Кала шушы теләктә.

Барлык мәгариф идарәсе хезмәткәрләре исеменнән хезмәт ветераны Әминә Хәкимҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250