Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эчемлекнең сыйфатын телефон аша тикшереп була

Аракы һәм аның зыяны турында күп сөйлибез, төрле бәхәсләргә керәбез. Исереклеккә каршы алып барылган көрәшкә карамыйча, аның белән дуслашучылар саны кимеми. Хәзер яшьләр дә үзләренең кайгы-хәсрәтен, шатлыгын рәхәтләнеп күбрәк сыра белән юа. Замана "модасы" шушымы икән әллә?

Очсыз булуына кызыгып, суррогат аракыга өстенлек бирүчеләр дә күп әле. Аларныӊ күбесе вакытыннан алда якты дөнья белән хушлаша. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан алкоголь һәм спиртлы продукциянең әйләнешен контрольдә тоту буенча даими рәвештә тикшерүләр үткәрелеп тора. Алкоголь базарында аракы гына түгел, ә ялган кыйммәтле алкоголь эчемлекләре дә очрый. Тикшерү вакытында «мошенник»ларның әлеге ялган эчемлекләрне билгесез спирт кушып ясаулары ачыкланган фактлар да шактый.
Сатып алынган алкогольле эчемлекнең чынмы, ялганмы икәнлегенә шикләнәсез икән, аны интернет челтәрендә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп (uslugi.tatar.ru) ачыкларга мөмкин. Шешә капкачында күрсәтелгән партиянең теркәлү номерын яисә штрих-код өстендәге номерны язганнан соң (ә аларның булуы бик мөһим), алкогольле эчемлекнең исеме, шешәнең күләме, катылыгы, җитештерү датасы һәм җитештерүче турында мәгълүмат аласың.
Шулай ук кәрәзле телефоннан (8-843) 5-114-115 номерына шалтыратып та белешергә мөмкин. Мәгълүматлар туры килсә, эчемлек сыйфатлы дигән сүз. Киресенчә булган очракта, продукцияне сатып алудан баш тартырга һәм кичекмәстән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең кайнар линия телефонына (843) 278-92-79 шалтыратырга кирәк.
Гомумән, спиртлы эчемлекләр сатыла торган сәүдә нокталарында сатып алучы игътибарына эчемлекнең сыйфатын тикшереп карау өчен мәгълүматлар да булырга тиеш.
Эчкечелек проблемасы барыбызга да таныш. Кешенең начар гадәткә ияләшүе - барыбыз өчен дә фаҗига. Исерек килеш никадәр җинаять кылына, күпме кеше гомере өзелә. Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар аркасында көн саен юлларда никадәр фаҗигаләр була, бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә. Ә бит алар кемнәрнеңдер бик якын, газиз кешеләре. Хәмергә үрелгәнче шушы хакта уйлансак иде.
Фото: http://www.direktiva-tk.com/article/tips/1/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250