Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эчәге чистарту буенча ЛАЙФХАК

Сугым чоры башланды. Кемнәрдер хайванның эчәгеләрен ташласалар, кайберәүләр алардан тәмле ризыклар әзерли. Ташлауның да сәбәбе шул: чистартуы шактый мәшәкатьле бит.

Халык телендә «түбәтәй», «кырык карта» дип йөртелүче хайван эчлекләрен бик ансат кына да чистартып була икән.

Эчәге чистарту буенча лайфхак белән Зөлфия Гыйлемҗанова бүлеште.

– Карда таптап, чайкап алганнан «кырык карта» белән «түбәтәй»гә ике-өч уч тирәсе сода белән тоз салып берәр сәгать тотарга. Шулай иткәннән соң аның кырыла торган өлеше сыпырылып кына төшәчәк, ә үзе ап-ак булып калачак.

Шулай ук эчәгегә 9 процентлы уксус салып тоткан очракта да бик тиз чистарачак.

https://vk.com/vatanym?w=wall-183169097_74511

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев