Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эчкән кеше алданмый, юл кырына чыгып йоклый

Кичке сәгать тугызлар тирәсендә юл кырыенда аунап яткан нәмәрсәкәйгә юлыктык, машинада барышлый кара капчык кебек күренде. Кайтышлый аякларын абайлап, кеше бит бу дип туктадык. Берәү бөгәрләнеп беткән, кышкы салкында юлда йоклап ята.

Уятып карадык, лыгыр исерек, бөтенләй дә аңыша алмый, песи кебек бөгәрләнә дә бетә. Исерек булса да, башы эшләгән, юл кырына чыгып йоклаган. Ә менә шул йоклаган мәлендә әз генә уңга борылса да, машина юлына шуып чыгачак иде ул, ә инде тизлек белән килгән машина күрми таптап та китәргә мөмкин. Аннан тотыналар инде шоферны гаепләргә...Аллам сакласын... Уята алмагач, тагын да читкәрәк күтәреп куйдык та, егетнең якыннарына хәбәр иттек. Танырга өлгергән идек инде үзен.

Эчәргә була, исереп егылырга да була, тик менә якыннарыңны ачы газапка салмау, кешегә имгәк ясамау... болары көчтән килә торган гамәлләр түгелдер инде... мондый бәндәләр өчен, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250